Чистайдан Светлана Никитина өметле буын - үз кызлары турында язды
Светлана Никитина (Смирнова) Чистай районының Татар Баганалысы авылында керәшен гаиләсендә туып-үскән.
Әти-әнисенең төп авылы Чуаш Ялтаны. Чистай шәһәренең 2нче номерлы гимназиясендә математика укытучысы булып эшли. Керәшенчә марафонда «Өметле буын» темасын яктыртканда ул үз кызлары турында язды.
«Бүгенге өметле яшьләр- ике кызым. Олы кызым Алина-КФУның экономика факультетын, магистратураны кызыл дипломга тәмамлады. Бухгалтер профессиясен үзләштерде, бер оешмада уңышлы гына эшли. Киявем Василий белән гаилә кордылар, ике оныгыбыз үсеп килә. Кече кызым Кристина да КФУның экономика факультетын сайлады, магистратурада укуын дәвам итә. Банкта эш тәҗрибәсе туплый. Кызларым Казан шәһәрендә яшиләр, ял көннәрендә кайтып йөриләр, әбиләренә дә баралар. Ике кызымда да кул эшләренә тартылу бар. Олы кызым Чистайда сәнгать мәктәбендә укыды, рәсем төшерергә ярата, матурлыкны күрә белә. Кече кызым бисердан төрле беләзекләр ясый. Пешерергә дә яраталар, ясаган тортлары бик тәмле килеп чыга. Без балаларыбызның кечкенә генә уңышларына да сөенәбез. Алар безнең киләчәгебез, әби-бабай, әти-әни үрнәгендә үсәләр. Киләчәктә кеше булып калсыннар иде, безне уңышлары белән сөендерсеннәр иде».


С.Никитина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев