Казанда яшәүче карендәшебез Александр Малов — берничә автобиографик китап авторы.
Сугыштан соңгы елларда Александр Михайловичның һөнәри юлы «Сталинское знамя», «Комсомолец Татарии», «Советская Татария» (хәзерге «Республика Татарстан») газеталары, «Коммунист Татарии» журналы, шулай ук ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитеты белән бәйле.
Александр Малов — берничә автобиографик китап авторы. Алар арасында «Юность моя опаленная», «В центре событий века», «По маршрутам опаленной молодости» бар. 2020 елда аның юбилей, унынчы китабы — Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «На войне. О войне. Без войны» китабы дөнья күрде.
Авторның 100 яшьлек юбилее уңаеннан, социаль әһәмиятле әдәбиятны яклау республика программасы кысаларында, аның хикәяләр һәм шигырьләр җыентыгы — «А напоследок вам скажу» басылып чыкты.
2025 елда Александр Малов «Бәллүр каләм» республика журналистлар конкурсының Гран-при иясе булды. Ул күп еллар дәвамында Сугыш ветераннары комитетында матбугат секретаре булып эшләде.
А.Ахметшина фотолары.
Нет комментариев