Алга зур өметләр белән: V Керәшен яшьләре форумы тәмам
24-26 апрельдә Казанда V Керәшен яшьләре форумы узды. Форумга килгән 50дән артык делегатлар өчен вакыйгаларга бай 3 көн булды: төрле очрашулар, мастер-класслар, лекцияләр, концерт.
24 апрель, форумның беренче көнендә, делегатлар урнашып, теркәлү узгач, төрле мастер-класслар башланып китте: интеллектуаль квиз, керәшәен биюе, милли уен кораллары буенча мастер-класслар. Әлеге мастер-класслар делегларга бер-берсе белән якыннан танышу мөмкинлеге бирде. Шулай ук, Павел Лукин белән «Бизнес өчен шәхси бренд» дигән темага лекция булды. Ә кичкә, делегатларны «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле концерты көтте.



25 апрель көнне форумның пленар утырышы булды. Утырышка мәртәбәле кунаклар – җитәкчеләр, район бүлекләре җитәкчеләре һәм яшьләр бүлегенә нигез салучылар да килде. Пленар утырыш барышында «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенең яңа җитәкчесе һәм 17 кешедән торган яңа идарә составы сайланды. Бүләкләү тантанасы булды.


Пленар утырыштан соң, форумның кызыклы программасы үз эшен дәвам итте. Яшьләр хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Антон Байрашев белән лекция, отец Алексей Павлов белән әңгәмә, җырчы Татьяна Ефремова «Керәшен җырулары: фольклор һәм стилизация» дигән темага мастер-класс.
Әлеге көннең иң кызыклы программасының берсе – делегатларның керәшен җыруларын клип төшерү булгандыр. Монда алар 4 төркемгә бүленеп, бергәләп команда белән эшләделәр. Кызыклы, матур клиплар килеп чыкты.
Ә кичен, «Бәрәкәт»нең 15 яшьлек туган көне уңаеннна делегалтлар концерры булды. Кичә кара-каршы җырлашу һәм этнодискотекка белән дәвам итте.
26 апрель көнне, форумның йомгаклау көне иде. Делегатларның һәркайсы V Керәшен яшьләре форумы сертификаты белән бүләкләнде. Соңыннан, розыгырш булып, истәлекле бүләкләр уйнатылды. Күмәкләшеп фотога төшеп, делегатлар мондый очрашулар тагын узсын дигән теләктә таралышты.
Форум турында язманы газетабызның киләсе санында укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев