«Бәрәкәт» - 15 ел хәрәкәттә: Татарстан керәшен яшьләре нәрсә белән яши?
24-26 апрельдә Казан янындагы Петровский поселегында V Керәшен яшьләре форумы уза. Форумга Татарстанның төрле районнарыннан, чит төбәкләрдән 50дән артык делегат килде.
АБРУЙЛЫ ОЕШМАНЫҢ АКТИВ ЯШЬЛӘР БҮЛЕГЕ
24 апрель көнне делегатларны бер-берсе белән якыннан таныштыру максатында төрле квизлар, интеллектуаль уеннар оештырылды. Керәшен биюе, керәшен милли киеме һәм музыка уен кораллары буенча мастер-класслар уздырылды. Кичен форум делегатлары “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле концертын карады.
25 апрель көнне форумның пленар утырышы булды. Утырышка мәртәбәле кунаклар – җитәкчеләр, керәшен оешмасының олуг затлары, район бүлекләре җитәкчеләре һәм яшьләр бүлегенә нигез салучылар да килде.
Алар арасында: Татарстан Республикасы Рәисе департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин; Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова; Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарә җитәкчесе, «Ак Барс» холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров; Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров; Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе җитәкчесе урынбасары Рената Исмурзаева; Казан шәһәрендәге Алла Анасының Тихвин тәресе хөрмәтенә аталган чиркәү настоятеле, Татарстан митрополиясендә керәшен духовная миссиясе җитәкчесе, чиркәү тарихы докторы, протоиерей Алексий Колчерин, Татарстан Республикасының халык артисты Олег Фазылҗанов бар иде.
Данил Мәхмүтович Мостафин үз чыгышын “Бәрәкәт” керәшен яшьләре бүлеген, аның башында торучыларны һәм барлык активистларны 15 еллык бәйрәмнәре һәм 26 апрель – Габдулла Тукайның туган көне белән котлап башлады. Форум делегатларын да Туган тел көненә багышланган чараларда катнашырга өндәде.
– 15 еллык тарих бик зур булмаган вакыт арасы кебек тоелса да, тиз темплар белән үзгәрүче дөньяда уңышлы һәм алгарышлы эшчәнлек алып бару күпләр өчен, гомумән, мөмкин түгел. Бу форумның инде бишенче булуы республиканың иҗтимагый җиһанында чын мәгънәсендә җитлеккән, аякта нык торган хәрәкәт булуын ачык дәлилли. Сезнең тарафтан һәрдаим үткәрелүче чаралар, мәдәни асылларда, күп буыннар тарафыннан бер-берсенә тапшырылып килгән гореф-гадәтләрне өйрәнүгә, аларга заман үзенчәлекләре кертүгә юнәлдерелгән, зур көч кергән оештыру сәләтен, бердәмлекне сорый. Республиканың иң абруйлы оешмалары арасында лидерлыкны тоткан, Иван Михайлович җитәкчелегендәге күп еллар уңышлы эшләүче керәшен җәмгыятенең сезгә ярдәм итеп, аталарча киңәш биреп торуы, кирәк вакытта идарәчелек тә итүе зур әһәмияткә ия. Безнең илебез быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Чыгышларда әлеге темага игътибар бирүегез сезнең ил, барлык халык, бигрәк тә, өлкән буын белән бергә булуыгызны күрсәтә. Уңышлы һәм бәрәкәтле эшчәнлек телим сезгә, – дип, делегатларга мөрәҗәгать итте Данил Мостафин.
Айгөл Сабирова форум делегатларын Яшьләр эшләре министрлыгы исеменнән котлап, керәшен яшьләренең борынгы мирасыбызга, тарихыбызга сакчыл карауларын искәртте.
“Буыннар арасындагы элемтәне күрү – бик тә куанычлы. Сабый вакыттан ук милли традицияләрне яратып, белеп үсәсез. Бүгенге вакыйгалардан күренгәнчә, яшьләргә чын тарихи дөреслекнең кайда икәнен һәм никадәр мөһим икәнен аңлату бик тә кирәкле”, - дип чыгыш ясады Айгөл Азатовна.
Иван Михайлович Егоров үз чыгышында яшьләргә традицияләрне һәм уртак кыйммәтләрне саклауны һәм үстерүне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады.
– 15 ел элек уздырылган 1-нче Форумда безнең егетләр һәм кызлар иҗтимагый эшчәнлеккә, һөнәр үстерүгә беренче адымнарын ясадылар. Хәзер алар икътисадның төрле өлкәләрендә уңышлы эшлиләр, безнең мәдәниятне лаеклы рәвештә таныталар һәм бүген сезнең белән форумда оештыручылар һәм спикерлар булып торалар. Болар: Ирина Мулина, Юлия Губина, Татьяна Ефремова, Юлия Дувалова, Лиана Самойлова, Алексей Дмитриев, Игорь һәм Вадим Шрыковлар, Дмитрий Баранов, шулай ук Светлана Максимова, Алиса Спиридонова, Алёна Харитонова һәм башкалар.
Форумның бай программасы – традицион һәм рухи кыйммәтләрдән башлап, мәдәният һәм музыкага кадәр, шулай ук, шәхси үсеш мәсьәләләренә кадәр – мастер-класслар, лекцияләр, конкурслар аша сезгә үз һөнәри һәм иҗади потенциалыгызны күрсәтергә, яңа, оригиналь идеяләр тәкъдим итергә һәм яңа белемнәр алырга мөмкинлек бирәчәк.
Безнең ил зур байлыкка ия – халыкларның күптөрлелегенә, телләргә, традицияләргә. Владимир Владимирович Путин әйткәнчә, халыкларның туганлыгы һәрвакытта һәм бүген дә Россиянең төп нигезе, аның өстенлеге һәм көче булып тора.
Сез безнең традицияләрне һәм уртак кыйммәтләрне саклауны һәм үстерүне лаеклы дәвам итүчеләр булырсыз, дип ышанам, – диде Иван Егоров.
Тимур Кадыйров үз сүзен “дусларым” дип башлады. Чөнки ул Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-автоном җәмгыятьләрендә яшьләр бүлекләре булдырылган вакытлардан ук керәшен оешмасы һәм яшьләре белән тыгыз элемтәдә.
– Ул вакытларда иң беренчеләрдән төзелгән “Бәрәкәт” бүлеге юридик яктан да һәм үзенең инициативасы ягыннан да иң дөрес итеп оештырылганы иде. Ул вакытты без җитәкчеләр белән яшьләрне милли хәрәкәткә ничек тартырга, Ватан, патриотлык төшенчәләрен ничек аңлытырга, сеңдерергә, дип баш вата идек. Хәзер мондый милли хәрәкәт белән кызыксынучылар арта бара. Бу форумда үземнең яшьлек дусларымны күрү бик тә куанычлы. Аларның үз балалары белән килүе икеләтә куанычлы. 15 ел дәвамына – “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге яхшы эш системасы булдырды. Кызыксынучан яшьләр саны, оештырылган чаралар саны буенча да – мактаулы. Сезнең эшне Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрен дә беләләр, үрнәк итеп алалар. Иван Михайловичның яшьләргә ярдәм итүе өчен зур рәхмәт. Сез бер генә яшьләр форумын да калдырмыйсыз. Бу – халыкларның традицион һәм мәдәни мирасын саклау һәм киләчәк буынга тапшыру буенча сезнең яшьләргә дөрес тәрбия бирүегезне, зур җаваплы һәм үрнәк булуыгызны күрсәтә. Яшьләр, һәрвакытта да алга барыгыз, авырлыклар алдында туктап калмагыз, – дип сөйләде Тимур Кадыйров.
Алексий әти Колчерин форум делегатларын Олы көн атнасы белән котлады. Күчтәнәчкә кулич та алып килгән иде.
“Быел илебез – Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп уза. Нәкъ тә шушындый тыныч булмаган вакытларда халыклар тагын да ныграк бер-берсенең кадерен белән, бердәмләшә. Дөньяда дуслык һәм тынычлык булсын. Христос терелеп торган!” – дип сәламләде Алексий әти.
БАШКАРЫЛГАН ЭШЛӘР ШАКТЫЙ, ЭШЛИСЕЛӘРЕ ТАГЫН ДА КҮБРӘК
15 ел эчендә «Бәрәкәт» яшләр берләшмәсе Татарстанның йөзләрчә актив керәшен яшьләрен берләштерүче зур хәрәкәткә әверелде. Елгалар буенча сплавлар, этнодискотекалар, фестивальләр, балалар лагерьлары һәм үз КВН командасы – алар гадәтләрне саклау белән генә калмый, аларны яшьләр арасында популяр да итәләр. «Бәрәкәт»нең төп уңышлары һәм проектлар турында «Бәрәкәт» бүлегенең җитәкчесе Алексей Дмитриев сөйләде.
“Бәрәкәт” яшьләр бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча тәкъдимнәр белән активист Игорь Шрыков чыгыш ясады. Ул грантлар белән эшләүне, “Айбагыр” лагере балалары белән үк яшьләр оешмасына база булдыруны, буыннар алмашы булдыруны аеруча билгеләп узды.
Түбән Кама керәшеннәре җәмгыятенең яшьләр оешмасы активистлары Земфира Вәлиуллина белән Ариана Кадырова «Түбән Кама керәшеннәре җәмгыятенең яшләр бүлеге һәм “Җиз кыңгырау” яшләр ансамбле эшчәнлеге тәҗрибәсе турында сөйләде.
«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты, ТР атказанган артисты Марина Карпова яшьләр тәрбиясендә патриотлык җырларының роле турында сөйләде. Ул 3 тапкыр СВО булып, андагы хәрбиләр өчен 30 дан артык концерт бирүе һәм суворовец улының да кечкенәдән үк Ватанны ярату, патриотлык төшенчәләрен аңлавын, белеп үсүен искәртте. Соңыннан “Держись, браток” җырын башкарды.
ЯҢА ИДАРӘ СОСТАВЫ САЙЛАНДЫ
Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы уставы нигезендә, форумда “Бәрәкәт” яшьләр бүлегенең 17 кешедән торган яңа идарә составы сайланды. Болар:
1. Агапов Виктор
2. Баранов Дмитрий
3. Дмитриев Алексей
4. Ефремова Татьяна
5. Кадырова Ариана
6. Кондратьева Алина
7. Павлова Регина
8. Самойлова Лиана
9. Смирнова Галина
10. Шрыков Вадим
11. Шрыков Игорь
12. Япаев Виктор
13. Михайлов Денис
14. Новикова Милена
15. Кибякова Вероника
16. Чернышев Кирилл
17. Аида Тукачова
Яңа ЛИДЕР
Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе итеп Игорь Шрыков сайланды.
Игорь Валерьевич (1994 елгы) — Мамадыш районы Юкәче авылында туган.
2012 елдан Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшләр бүлеге активисты.
2014 елның апрелендә керәшен яшьләре арасында туган телне саклау, толерантлык һәм милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрдә үзара хөрмәт тәрбияләү буенча актив эшчәнлеге өчен "Бәрәкәт" яшләр бүлеге әгъзасы итеп сайланган.
Яшьләрне социаль активлыкка һәм Татарстанның иҗтимагый әһәмиятле чараларына җәлеп итү максатында "Бәрәкәт" яшләр бүлегенен төп проектларын оештыруда актив катнаша:
- Керәшен яшьләре форумы;
- "Покрау чыңы" яшьләр концерт программасы;
- Беренче курс студентлары көне;
- "Туым жондозы" керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестивалеконкурсы;
- "Язгы күңел ачу" күңел ачу программасы;
- "Кряшен чибяре" матурлык һәм талантлар конкурсы ("Питрау" керәшен мәдәнияте бәйрәме кысаларында);
- "Җәшләр җыены" яшьләр концерт программалары (авылларда һәм Җөри Питравында)
Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе составында актив эшли:
- Төрки яшьләр фестивале делегаты;
- "Алтын төркиләр" Бөтенроссия төрки яшьләр форумы делегаты;
- "Халыклар дустылыгы — Татарстан байлыгы" республика милләтара яшьләр форумы делегаты;
- "Лига ниций" спартакиадасы катнашучысы;
- "Мәдәниятләр мозаикасы" этноконфессиональ фестивале катнашучысы һ.б.
4 тапкыр Татарстан КВН лигасы ("Әйдә ШаяРТ!") чемпионы. 2021 елдан "Әйдә ШаяРТ!" лигасы редакторы һәм режиссеры. 2021 елдан "Керәшеннәр җыелма командасы" КВН командасы кураторы һәм сценарийлар авторы (бу команда 2 тапкыр чемпион һәм вице-чемпион булган).
2014 елдан "Айбагыр" этнолагеренда вожатый булып эшләгән.
2023 елда яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының Рәхмәте белән бүләкләнгән.
Өйләнгән, улы һәм кызы бар.
Моңа кадәр "Бәрәкәт" бүлеге белән 2018 елдан Алексей Дмитриев җитәкчелек итте. Яшьләр хәрәкәте үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Егоров аңа рәхмәт белдерде.
БҮЛӘКЛӘНҮЛӘР
Форумның официаль өлеше "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге активистларын һәм яшьләр хәрәкәте оешуның башында торган карендәшләребезне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Керәшеннәрнең мәдәниятен, телен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен яңадан торгызу һәм популярлаштыруга керткән шәхси өлеше өчен Татарстан халыклары Ассамблеясының Мактау грамотасы:
- Минова Тамара Ивановна
Этномәдәни традицияләрне үстерү һәм саклау өлкәсендәге уңышлары өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрының Рәхмәте:
- Шрыков Игорь Валерьевич
- Шрыков Вадим Валерьевич
- Дмитриев Алексей Олегович
Керәшен яшьләренең этномәдәни хәрәкәтен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасының Рәхмәте:
- Баранов Дмитрий Яковлевич
- Михайлов Денис Валерьевич
- Дмитриев Алексей Олегович
- Агапов Виктор Витальевич
- Богданов Денис Борисович
- Карпова Марина Ивановна
- Киселёва Светлана Ивановна
- Самойлова Лиана Валерьевна
- Новикова Милена Сергеевна
- Павлова Регина Вениаминовна
- Кондратьева Алина Ивановна
- Кибякова Вероника Петровна
- Тукачова Аида Андреевна
15 ЕЛЛЫККА – КҮКРӘК БИЛГЕСЕ
"Бәрәкәт" яшләр хәрәкәтенең 15 еллыгы уңаеннан Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасының юбилей күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:
Яшьләр хәрәкәтенә нигез салучылар:
- Алиса Аглеева
- Ирина Муллина
- Анатолий Муллин
- Юлия Губина
- Светлана Максимова
- Евгений Максимов
- Антон Байрашев
- Ангелина Воробьева
- Артем Воробьев
- Алена Виноградова
- Александр Долгов
- Алена Кудряшова
- Екатерина Белоусова
- Александр Игнатьев
Оешма җитәкчелеге:
Иван Михайлович Егоров - Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе
Людмила Даниловна Белоусова - Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе.
Соңыннан барысы да бергә фотога төшеп, форумның бай һәм кызыклы программасы үз эшен дәвам итте.
Алина Кондартьева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев