V Керәшен яшьләре форумы старт алды
24-26 апрельдә Казанда V Керәшен яшьләре форумы уза. Форумга Татарстанның төрле районнарыннан, чит төбәкләрдән 50дән артык делегат килде.
Бүген делегатлар Петровский поселогының Регина отеленә, V Керәшен яшьләре форумына җыелды. Урнашып, теркәлү узгач, делегатлар өчен төрле мастер-класслар башланып китте.
Беренчесе — интеллектуаль квиз. Делегатлар 4 төркемгә бүленеп, керәшен җырулары, шәхесләре, бәйрәмнәре буенча ребуслар чиштеләр.
Соңыннан алар керәшен биюе һәм милли киеме һәм музыка уен кораллары буенча мастер-класс та катнашты. Керәшен биюе буенча мастер-классны Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедарсының өлкән укытучысы Оксана Коваленко уздырды. Делегатлар керәшен биюнең төп элементларын өйрәнделәр.
Керәшен милли киеме һәм уен кораллары буенча интерактив лекцияне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең әйдәп баручы белгече Павел Александров алып барды.
Кич белән делегатларны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле концерты үзенә җыйды.
Концерттан соң Павел Лукин белән «Бизнес өчен шәхси бренд» дигән темага лекция булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев