Хәбәрләр

Албайда пенсионерлар өчен сәламәтлек төркеме эшләп килә

Мамадыш районының Албай халкы пенсиягә чыккач та актив тормыш алып бара. Сәламәтлек төркмен булдыруны авылдашлары Сергей Ишмаев тәкъдим иткән булган.

Әлеге прогрмамманың инициаторы авылдашлары Сергей Ишмаев. Авыл халкы пенсиягә чыккач та актив тормыш алып бара. Уңыш формуласы гади: скандинавия йөреше + кардиогимнастика + цифрлы аралашу.

Һәр кич саен, өй мәшәкатьләрен калдырып һәм телевизорлар турында онытып, төркемдә катнашучылар кулларына скандинавия йөреше өчен махсус таяклар алып урамга чыга. Сәламәтлек маршрутлары авылы урамнары һәм аның тирә-ягы буйлап уза.

«Кичке саф һавада йөрү гаять зур файда китерә. Тәндә җиңеллек барлыкка килде, йокы нормальләште, ә иң мөһиме — көндәлек рутина чигенде», – дип әйтә албайлылар.

Алар, шулай ук, вакыт-вакыт авыл клубына кардиогимнастика дәресләренә җыела.

«Күнегүләр физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, һәркемгә җиңел бирелә торган итеп сайланган. Мондый гимнастика йөрәкне, буыннарны бик яхшы ныгыта. Әле физик күнегүләрдән тыш сызыклы биюе дә өйрәнәбез. Үзебезне бик яхшы хис итәбез, күңелләр күтәрелеп китә», – дип язды Любовь Мишурина.

Кардиогимнастика дәресләре
Кардиогимнастика дәресләре

Саф һавада спорт авылдашларны тагын да якынайткан. Аларның социаль челтәрдә махсус төркемнәре дә барлыкка килгән. Анда тәүлек буе элемтәдә торалар: бер-берсенә ярдәм итәләр, көндәлек шатлыклары белән уртаклашалар, көнүзәк проблемалар турында фикер алышалар һәм, әлбәттә, яңа спорт маршрутларын планлаштыралар.

Сәламәитлек төркеменә йөрүче албайлылар
Сәламәитлек төркеменә йөрүче албайлылар

Албайдагы сәламәтлек төркеме – спорт турында гына түгел. Ул үзара аралашу, актив тормыш алып бару. Кечкенә Албай авылы бөтен Мамадыш районына зур үрнәк күрсәтә. Җирле пенсионерлар үзләре турында кайгырту өчен кыйммәтле фитнес-заллар кирәк түгеллеген исбатлыйлар. «Инициатива, теләк һәм яхшы компания җитә», дип әйтә алар. 

Любовь Мишурина фотолары


Нет комментариев