Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Җәкәү йортындагы “Җамагат учагы”нда сигез гаилә чыгыш ясады

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, икенче ел рәттән, Татарстанның төрле районнарыннан килгән гаиләләр катнашында, “Җамагат учагы” концерты узды.Зал тутырып килгән тамашачы искиткеч җылы, чын гаилә бәйрәме карады.

Узган елны, “Гаилә елы” уңаеннан, бу концерт беренче тапкыр оештырылды. Ул шулкадәр күңелле килеп чыкты, шуңа гадәткә кертеп, быел да тамашачыларны сөендерергә уйлаганнар.

Ходайга шөкер, карендәшләребез арасында тормышларын иҗат белән бәйләгән, сәнгатьне үз иткән гаиләләр бик күп. Гомумән, керәшеннәр җырга-моңга гашыйк алар. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры әйткәндәй, тыйнак бит безнекеләр, “миндә талант бар” дип, кычкырып тормасалар да, сәхнәгә чыккач, осталыкларына горурланырлык карендәшләребез шактый.

“Җамагат” сүзенең мәгънәсен беләсезме? Керәшеннәрдә бу – “гаилә” дигәнне аңлата. Элгәредән ир белән хатын бер-берсенә “Җамагатым” дип эндәшкән. Сценарий авторлары, концертны алып баручы Светлана һәм Евгений Максимовлар кичә барышында бер-берсенә гел, “шулай бит, җамагатым?” дип кенә эндәштеләр.

“Кош оясында ни күрсә, очканда шуны күрсәтә” дигән халык әйтеме бар. Әлеге гаиләгә бик туры килә бу сүзләр. Үзләре – сүз осталары, алып баручылар. Алар керәшен дөньясындагы һәр чарада катнашып, аны күзәтеп баралар. Балалары да әти-әниләреннән калышмый. Быел балалар бакчасына йөри башлаган уллары, әти-әнисе уртасында гел халык каршында булды. Өйрәнеп үсә. Ә беренче класска укырга кергән кызлары Мелания шигырьләрне матур укый һәм бию түгәрәгенә йөри. Олы кызлары Антонина 4тә укый, “Апуш” балалар театр студиясендә шөгыльләнә. Быел ул “Айбагыр чибәре-2025” дигән мактаулы исемгә дә лаек булды. Зинаида Захарованың “Ярамый” һәм “Дуслар” шигырьләрен Антонина һәм Меланиянең сәнгатьле итеп сөйләве һәркемнең күңеленә хуш килде. Ә Евгенийның “Тәмтемә” җырын халык озак алкышлады.

Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан килгән Сергей һәм Лидия Новиковлар да гомер буе бер-берсенә иң кадерле, сөекле җамагат булып яшиләр. Новиковлар өч балаларына да ныклы белем, акыллы тәрбия биргәннәр. Балалары да керәшен яшьләре оешмасында актив катнашып, үзләреннән зур өлеш кертәләр. Лидия – Казаклар Чаллысы авылы фельдшер пунктында утыз ел буе халыкка ярдәм итеп, хәзер лаеклы ялга чыккан. Тик авыл тормышыннан читтә калып, ял итеп кенә утыру аның эше түгел.

Сергей Иванович – авыл җирлеге башкарма комитетының баш хисапчысы булып егерме елдан артык эшли. Казаклар Чаллысы авылының “Нур” керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе буларак танылган. Аның күпьеллык хезмәте югары бәяләнгән – Татарстан премьер-министрының һәм республика дәүләт советы рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Сергей Ивановичның дәдәсе Игнат – оста гармунчы. Аннан башка бер генә авыл бәйрәме дә үтми. Хатыны Мария белән алар Теләче районының Субаш авылында яшиләр.

Игнат Иванович – утыз өч ел полициядә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан. “Полиция отличнигы” күкрәк билгесе, “За отличие в военской службе” медальләре белән бүләкләнгән. Мария – “Шинник” берләшмәсендә утыз җиде ел буе контролер булып эшләгән. Хәзер ул да лаеклы ялда. Алар үз йортларында, мал-туар, кош-корт асрап, бакча үстереп, авыл тормышыннан канәгать булып яшиләр. Менә шундый гаҗәеп парларның “Авыл көе” һәм “Кунак көе” җырлары күңелләребезне җылытты. Күпләрнең уйлары еракта калган авылларына, яшьлек елларына алып киткәндер.

Матвеевлар гаиләсе – Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан. Алар тормышны яратып, булганына шөкер итеп яши. Петр белән Анна уллары һәм ике кызлары – Екатерина, Илья, Елизаветага гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр. Җәй көннәрендә алар бакчада уңыш җыю белән мәшгуль булса, кышларын бергәләп китаплар укырга яки матур фильмнар карарга яраталар. Олы бәйрәмнәрдә туганнарны җыеп сыйлау – аларның күркәм гадәте. Бигрәк тә Олы көн һәм Питрау бәйрәмнәрендә тутырмыш пешереп, бергәләп табын коруны яраталар.

Анна Александровна Хуҗа Хәсән авылында клубы җитәкчесе. Кичләрен ул матур мунчалалар бәйләп ял итә, ә икенче бер кызыклы шөгыле – сабын кайнату. Бу мавыгулары аңа күңел тынычлыгы бирә. Олы кызлары Катя да әнисеннән калышмый, кул эшләрен яратып башкара. Буш вакытында ул алмазлы мозаика җыярга ярата. Катя музыка мәктәбендә вокал һәм фортепианода шөгыльләнә. Ул “Созвездие-Йолдызлык”, “Туым җондозы”, “Звезды из завтра” кебек конкурсларда лауреат исемен яулаган. Узган елны “Айбагыр” лагеренда Екатерина Матвеева үзенең тавышы, зирәклеге һәм осталыгы белән тамашачыларны сокландырып, “Айбагыр чибәре-2024” исеменә лаек булган. Анна – авылның “Миләшкәй” солисты, ә Катя “Инешкәй” ансамблендә чыгыш ясый. Концертта әниле-кызлы Анна һәм Екатерина Матвееваларның дуэты барыбызны да сокландырды. Алар зур ихласлык белән “Уен көе” (акапелло) һәм “Тугай-тугай” җыруларын башкардылар.

Талантлы сеңелләр Нина Елизарова һәм Елизавета Ивачёваның “Су буенда учак яна” һәм керәшенчә “Аппакай-алмакай” жыруы залда утыручыларны җанландырып җибәрде. Өлкәннәр генә түгел, әниләре белән килгән бәләкәй балалар да үзебезчә итеп тыпырдап биеп алдылар. Теләче районының Колбагыш авылында туып-үскән Нина һәм Лиза – Митрофановлар нәселенең йөзек кашы. Аларның әти-әниләре дә сәләтле булган: әтиләре – гармунчы, әниләре – җырчы. Колбагыш авылында туйлар, мәҗлесләр алардан башка узмаган.

“Папа тальян гармунын сузып, кунаклар каршы ала иде”, – дип искә ала Нина. Керәшен бәйрәмнәренең һәрберсен күреп, аларның рухына чумып үскән ике сеңел дә гомер буе керәшен дөньясы белән тыгыз бәйләнештә яшиләр. “Нардуган”, “Олы көн”, “Покрау” кебек бәйрәмнәрдә кич утырулар икешәр атнага сузыла иде. Без гел шулай җырлап, уйнап үстек”, – ди алар. Мәктәпкә кергәнче үк, икесе дә авыл клубы сәхнәсендә чыгыш ясый башлаганнар. “Көзге пычракларда ап-ак носки белән барам, әти клубка күтәреп алып бара, күтәреп алып кайта иде”, – дип истәлекләре белән уртаклашты сеңелләр.

Нина болай ди:

“Мәктәптән кайтып керүгә, ак алъяпкычымны салып куям да, гармунны алып, онытылып яртышар сәгать уйный идем. Өйрәнгәндә озак була бит инде ул, менә шулай гармунда уйнарга өйрәндек. Нәселдә гармунчылар күп булгач, канга сеңгәндер инде. Үзебез гармунда уйнап җырлый идек, үзебез шигырьләр сөйләп, концертларны да алып бара идек”.

Тормышка чыккач та, аларның иҗат юллары бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә кала. Лиза “Казансу” ансамбле оешканнан бирле, аның солисткасы, асыл сандугачы булып тора. Юбилейларга, бәйрәмнәргә барганда ул шигырьләр дә яза. Табигатьне ярата. Нина 2006 елдан Алабуга шәһәренең “Ак каз” керәшен фольклор ансамблендә шөгыльләнә. 2023 елны ул мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Керәшеннәр арасыннан яшь талантларны барлап утырганда, күпләрнең күңеленә Надежда Токранова исеме килер, мөгаен. Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылында туып үскән Надежда хәзерге вакытта Яшел Үзән районының Осиново бистәсе мәктәбендә татар теле укыта. Марина Карпова башкаруындагы “Канатлы сөю” һәм “Татарстан минем туган җирем” җырларының сүзләрен дә ул язган. Надежда шигырьләр генә түгел, җырлар да иҗат итә.

“Тормышның төрле мизгелләре, шатлыкларыбыз, борчуларыбыз да мине яңа шигырьләр язарга дәртләндерә, – ди Надежда. – Табигатьнең гүзәллеге миңа илһам бирә, күңелемне юата, көч өсти. Балаларым белән табигатьтә йөргәндә, без чын табигать балалары кебек, һәр чәчәккә, һәр болытка, кояш баюына сокланып карыйбыз”.

Надежда төрле бәйгеләрдә дә уңышлы чыгыш ясый. Ул “Җәшнә, кояш, җалтыра” конкурсының күп тапкыр лауреаты, шулай ук, Г.Родионов һәм Р.Гаташ исемнәрендәге конференцияләрнең даими җиңүчесе. Надежданың балалары Мария һәм Петр Яшел Үзән шәһәренең музыка мәктәбендә белем алалар. Мария вокал белән шөгыльләнә, ә Петр фортопианода уйный. Алар Осиново мәдәният йорты карамагындагы “Алтын” ансамблендә халык биюләрен дә үзләштерәләр. Мәктәптәге шигырь бәйгеләре дә Мария белән Петрсыз узмый. Мария, шулай ук, җырчы Җәкәү йорты оештырган “Ыру агачы” конференциясендә дә лауреат исемен яулаган.

Буш вакытларында гаиләләре белән машинада сәяхәт итәләр. Алар инде Свияжск, Раифа, Иннополис, Чебоксар, Ижевск, Йошкар-Ола, Мәскәү кебек шәһәрләрдә булганнар. Дөнья матурлыгын яратып яшәүче, иҗади һәм актив гаилә – Надежда, Мария һәм Петр Токрановларның “Яратыгыз” җырын җырлавы бик килешле булды.

Римма түти 75 яшьлек юбилеен уздырса да, һәрвакыт энергияле, һәр җиргә өлгерә, тормышны яратып яши. Казанның Нагорный бистәсендә яшәүче Римма Иванова, Питрәч районының Әлбәдән авылында туып-үскән. Гомеренең 41 елын Казан компрессор заводында эшләп уздырган. Пенсиягә чыккач та, Римма түти күңеленә тынгы тапмый. Керәшен мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүче “Казансу” ансамблендә җырлый. Аларның чыгышлары күп кенә бәйрәмнәргә һәм чараларга ямь өсти. Кичләрен ул кул эшләре белән шөгыльләнә, бәйли, тегә. Николай дәдәй белән бергә алар Виталий һәм Верониканы үстергәннәр. Хәзер инде биш оныкның яраткан әби-бабасы. Римма түти оныкларына туган телне, җырларны өйрәтә. Оныгы Станислав та әбисеннән калышмый. 3нче класста укучы Стас шахматка, футболга йөри, әбисеннән җырлар өйрәнә. Быел ул “Айбагыр” лагеренда ял итеп, “Айбагыр җегете-2025” исеменә лаек булган. Менә шундый талантлы егет Стас Михайлов! Римма Петровна, кызы Вероника һәм аның керәшенчә җырлаучы оныгы Станислав сәхнәгә чыккач, күңелләр горурлык хисе белән тулды. Беренчедән, алар әниләргә багышланган “Бер кыз бала җыр чыгарган” җырны бик матур җырладылар. Кушымтасында Стас, артистларча, әнисен биергә чакырып, вальс әйләнделәр. Ә инде икенчедән, “Әйдә барыйк урманга” җыруын башкарганда ,үсеп килүче бу керәшен егетенең керәшенчә матур биюе, киләчәгебез бар, мирасыбыз сакланыр дигән фикергә китерде.

Тагын бер матур гаилә – икесе дә Алабуга шәһәрендә туып-үскән, хәзерге вакытта Лаеш районының Сокуры авылында яшәүче Надежда Игнатьева һәм Марсель Гафиев. Надя – опера җырчысы, халыкара конкурслар лауреаты, 2023 елда Ф.Шаляпин исемендәге стипендия лауреаты. Ул – Татарстан дәүләт академия опера һәм балет театры артисткасы, Н.Җиһанов исемендәге консерватория укытучысы. Марсель Гафиев – җырчы, музыкант, халыкара конкурслар лауреаты. Кызлары тугач та, Надя белән Марсель иҗатны калдырмыйлар. Аларның кызлары Аэлита ике ай да булмаган килеш сәхнәдә, әти-әнисе белән бергә концертларда чыгыш ясый. Музыканы бик яхшы тоя, бигрәк тә тере оркестр тавышын яратып тыңлый. Әлбәттә, алма агачыннан ерак төшми: әнисе Надежда, хәтта бала ялында булса да, иҗаттан аерылмый. Ул авыл мәдәният йортында вокал коллективлары оештырган, өстәвенә, рәсем түгәрәге дә алып бара. Гаиләнең матур традицияләре дә бар. Мәсәлән, алар өчен иң яраткан бәйрәм – Олы көн. Бу көнне алар һәрвакыт туганнары белән бергә җыела. Ә көндәлек тормышта, гадәт буенча, кичләрен бергәләп чәй эчү икән.

“Кечкенә Аэлита да бездән калышмый, сөйләшеп, серләшеп утырабыз”, – ди Надя.

Надежда Игнатьева һәм Марсель Гафиев дуэты сокландыргыч. Алар башкаруында Моцартның мәшһүр “Могҗизалы флейта” операсыннан күңелле һәм тормышчан “Папагено һәм Папагены” дуэты яңгырады. Бу – ике гашыйк йөрәкнең кавышуы, яктылык һәм яхшылык тантанасы турындагы шаян җыр. Әлбәттә, бу кичәдә Надежда керәшен җыруын җырламаса дөрес булмас иде. Аның кечкенә генә гәүдәсеннән чыккан искиткеч тавышы белән “Өмә көе”н сузуы тамашачыны таң калдырды.

Традицияләрне саклаучылар – Галина Буланова һәм аның гаиләсе. Хәзерге заманның тиз темпында йола-гадәтләрнең онытылуы, җыр-биюләрнең югалуы турында еш кына сөйләнә. Яшь буынның элгәреге традицияләр белән кызыксынуы кимүенә борчылучылар да бар. Бу хәлләр бары тик гаиләләрне генә түгел, ә бөтен җәмгыятьне борчый. Түбән Кама шәһәрендәге “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле канаты астында эшләп килгән “Баш чишмә” ансамбле солисткасы Галина Буланова, җаны белән керәшенлекнең яшәвен теләп, бөтен күңелен шуңа бирә. Галина Петровна Зәй районының Туңылҗа авылында туып-үскән, аннары Түбән Кама районының Олы Аты авылына кияүгә чыккан. Михаил Александрович белән бергә алар ике кыз үстергәннәр – Юлия һәм Ольга. Хәзер аларның өч оныклары бар. Галина түти – оныклары өчен чын үрнәк. Ул аларны акылга өйрәтеп, яки берәр нәрсә эшләргә дип ачуланып утырмый. Киресенчә, әбиләрчә йомшаклык, ягымлы тавыш һәм җылы караш белән, ул оныкларына ыру-нәселләре, ата-бабаларының тарихы, көнкүреше һәм яшәеше турында сөйли. Чәй эчкәндә яки эш арасында ул бу кыйммәтле мәгълүматны аларның күңеленә сеңдереп бара. Керәшен хатын-кызларына хас сабырлык һәм тормыш тәҗрибәсе белән, Галина Петровна оныкларын пирмәнкә бөгәргә чакыра, шул ук вакытта ипләп кенә халык көйләрен сузып җибәрә. Оныклары да әбиләренә кушылып җырларга өйрәнәләр. Галина Петровнаның җыр-моңга сәләте әти-әнисеннән күчкән. Аның әтисе – гармунчы, әнисе җырчы булган. Хәтта өлкән яшькә җиткәч тә, әнисенең тавышы яңгырап чыккан. Галина түти искә ала:

“Кунактан кайтканда да, шулай урам буйлатып, гармун сузып, җырлап кайтырлар иде”.

Әйе шул, балаларга берәр нәрсә өйрәтергә тырышканда,  үзең үрнәк булу мөһим. Нәрсә яхшы, нәрсә яман, нәрсә мөһим, нәрсә чүп икәнен үз эшләрең белән күрсәтергә кирәк.

Галина түти кечкенә чагында әтисенең итек басканын кызыксынып карап торган. Үсеп, университетта укыганда, ул яңа алымнар белән итек басарга өйрәнгән. Хәзер исә оныклары белән бергә, сувенир буларак, җон итекләр баса. Галина Петровнаның кул эшләрен күрсәгез! Кичә башланыр алдыннан, тамашачылар фойедагы күргәзмәгә дә күз салдылар. Андагы курчаклар, өй күренешләре, авыл тормышын сурәтләгән композицияләрне Галина түти ясаган. Галина Буланова “Икмәк тәме” шигыре белән сәхнәгә чыкты, аннан, оныгы Валерия Васильева башкаруында Түбән Кама районының Келәтле авылы җыруы “Әти-әнине зурлау” яңгырады. “Керәшеннәр шундый халык” җыруын Галина Буланова үзе, оныклары Валерия, Анастасия, Кирилл бергәләп җырладылар. Үз яклары биюләрен дә күрсәттеләр.

Бу кичәдә тамашачы хозурына күпме үрнәк гаиләләр чыкты. Аларның һәрберсе – асыл, затлы, тырыш һәм эшчән. Иҗат юлы аларның тормышларын бизәп тора. Күңелләрне күтәреп, матур ял кичләре бүләк иткән һәр гаиләгә, һәр катнашучыга рәхмәт әйтеп, көчле алкышларын жәлләмәде концерт караучылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев