Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

15 миләшле «Айбагыр» аллеясе барлыкка килде

Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» лагеренда «Айбагыр» этносменасы эшли. Аның 15 еллык юбилее уңаеннан 15 миләш агачы утырттылар.

«Айбагыр»га әзерлек вакытында смена җитәкчесе Игорь Шрыков: «15 еллыкка 15 агачтан торган «Айбагыр»аллеясе утыртачакбыз», — дип әйткән иде.

Этносменаның юбилеен билгеләп үтәргә килгән кунаклар бергәләп әлеге эшне башкарды:  Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров; Татарстан Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе начальнигы Данил Мостафин; Татарстан халыклары ассамблеясе советының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин; Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының гражданнар патриотлыгы бүлеге начальнигы Павел Таланов; республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова; Россия Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин; Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев; республиканың «Лето» үзәге директоры Нина Шимина.

Агач үсентеләре  утыртудан беркем дә читтә калмады, җиң сызганып, чокыр казыдылар. Тиз арада агачларны утыртып та куйдылар. Әлеге аллея «Мирас»та традицияләрбезнең дәвамлылыгы билгесе булачак.

Фото: Алина Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев