Йомырка кабыгын ыргытмагыз
Төрледән-төрле ни төрле

Йомырка кабыгын ыргытмагыз

Йомырка кабыгының 90 % тан артыгы кальций карбонаты алып тора

Кышын йомырка кабыгы җыегыз, аларны үсентеләрне тукландыру, бакчаны ашлау өчен кулланырга була.
Йомырка кабыгының 90 %тан артыгы кальций карбонаты алып тора. Анда фтор, цинк, кремний, молибден бар. Бу элементлар үсемлекләр өчен кирәк.
Кальций көрән төстәге йомырка кабыгында күбрәк. Пешкән йомыркада файдалы матдәләр кими, шуңа чи йомырка кабыгы файдалырак.
Йомырка кабыгын, исләнмәсен өчен, чайкарга һәм яхшылап киптерергә кирәк.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru


Нет комментариев