Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Хуҗабикәләр колагына

Көндәлек тормышта кирәк булган киңәшләр.

Термостагы чит исне бетерү өчен, бер-ике кашык дөге һәм су салып, берничә тапкыр селкергә, соңыннан кайнар су белән чайкарга кирәк.

Сырны угычта уар алдыннан угычка сыек май сылагыз. Алай эшләгәндә сыр ябышмаячак, угычны юарга җайлы булачак.

Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары итне кибүдән саклый.

Тоз, чи бәрәңге яки алма янында торган ипи озаграк саклана. 

Суганны кыздырыр алдыннан онда әвәләсәң, ул көйми.

Пычактагы сарымсак яки суган исен үсемлек маена манылган кәгазь белән чистартырга мөмкин.

Бавырны кыздырыр алдыннан бер минутка кайнап торган суга салып, аннан салкын су белән юсаң, ул тәмлерәк була.

Сөт кайнатасы савытның кырыйларын майласаң, сөт ташымый.

Ваграк макаронны пешеп чыкканчы кайнатмагыз. Су кайнап чыккач, макаронны салып болгатыгыз да, газны сүндереп, кәстрүл капкачын каплагыз. 10 минуттан әзер булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев