Төрледән-төрле ни төрле

Теплицаны ничек эшкәртәсез?

Сезон тәмамлануга үсемлек калдыкларыннан яхшылап чистартып, җирен көрәк тирәнлегендә казыйлар. 3-4 елга бер тапкыр 25-30 см өске туфракны алыштырырга киңәш ителә.

Теплицаның стеналарын юарга кирәк. Күп бакчачылар аны кер сабыны кушылган су белән юа. Бер чиләк суга 1 сабынны угычтан уып салырга. Стеналарына сабынлы су сөртергә һәм 5 минуттан чиста су белән юдыртып төшерергә кирәк. Марганцовка яки чәй содасы кушылган су белән дә юарга ярый.

Теплицаның туфрагын бордос эремәсе сиптереп йогышсызландырырга мөмкин. Фитоспорин кебек препаратлар кулланырга була. Фитоспорин +10 оС тан югарырак темперада гына нәтиҗәле.

Теплицаны авырулар һәм корткычлардан чистарту өчен күкерт шашкасы яндыралар. Күкерт тимерне күгәртә, каркаслары тутыкмас корычтан түгел икән, буяп торырга туры килә. Шулай ук тәмәке тузаны яндырырга була, ул гөблә, акканатны (белокрылка) бетерергә булыша. 

Чыганак

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев