Ташкабактан кәтлитләр
Ташкабактан тәмле ризыклар пешерүчеләргә тагын бер рецепт.
Кәтлитләрне ясау өчен кирәк булачак: зур булмаган 2 ташкабак, 1 суган, 2 йомырка, 100-150 гр сыр, 4 аш калагы он, яшеллек, 1 тырнак сарымсак, уылган кара борыч, тоз, кыздырыр өчен үсемлек мае.
Ташкабак яшь булырга тиеш. Аларны чистартып эре угычтан чыгарабыз. Аңа шулай ук угычтан чыгарылган суган кушарга.
Яшелчәләргә уылган сыр, вак итеп туралган петрушка, бик вак итеп туралган сарымсак салып бутыйбыз. Яшелчәләргә йомыркаларны сытабыз. Тоз, борыч, он салып, «камыр» ясыйбыз. Ул сыек булырга тиеш түгел. Шуңа да онны күбрәк салырга да мөмкин.
Кәтлитләрне калак белән салып, яхшы кыздырылган майда кыздырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев