Тәлинкәләрне ялтырату ысулы
Төрледән-төрле ни төрле

Тәлинкәләрне ялтырату ысулы

Озак кулланганнан соң тәлинкәләрнең тышы, төпләре саргаеп, тапланып китә. Аны бик ансат чыстартып була.

1. Тәлинкәне кайнап чыккан суга салып, 10 минут тотыгыз. Суын түккәч, таплы җирләренә сода сөртеп чыгыгыз, аннары өстенә серкә салыгыз. Күбекләнүдән туктагач, тәлинкә тышын губка белән ышкыгыз. Тапларның, саргайган урыннарның эзе дә калмаячак.

2. Табакка кайнар су, 30–50 г кер порошогы һәм шул ук күләмдә коры агарткыч (отбеливатель) салып болгатыгыз. 2–3 сәгатькә тәлинкәләрне шуңа салып тотыгыз һәм гадәттәгечә юып алыгыз, яхшылап чайкагыз. Савыт-саба юа торган машинада юган төсле ялт итеп торачак.


Нет комментариев