Керәшеннәр Бөтендөнья күләмендәге Вorn from culture трендына кушылды
Хәбәрләр

Керәшеннәр Бөтендөнья күләмендәге Вorn from culture трендына кушылды

Социаль челтәрләрдә Вorn from culture («Мәдәнияттән туган») дигән яңа тренд таралды. Дөнья буенча төрле милләт вәкилләре биюләрен төшергән видеолар миллионлаган караулар җыя.

Бөтендөнья күләмендәге тренд

Трендның асылы — милли биюләр, традицион костюмнар һәм пейзажлар аша аудиторияне төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре белән таныштыру. Проектның барлык видеолары бер җыр астында төшерелә. 

Россия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Грузия, Монголиядә яшәүче төрле милләт вәкилләре видео төшереп социаль челтәрләргә урнаштырганнар. Әлеге трендка безнең керәшеннәр дә кушылды. Идеясе һәм режиссеры — «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыковныкы.

— Август ахыры, сентябрь башында бу трендны күреп алдым да, «эх, керәшеннәр белән дә шулай төшерсәң иде» дип уйлап куйдым. Видео төшергәндә 50дән артык кеше катнашты. Төп труппа — керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, шулай ук «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге активистлары. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова, галим, фольклорчы Геннадий Макаров та берничә эпизодта катнашты, — дип сөйләде Игорь.

Игорь Шрыков
Игорь Шрыков (сулдан беренче) "Бәрмәнчек" ансамбле һәм "Бәрәкәт" активистлары белән

Локацияләр һәм киемнәр

Трендны берничә локациядә төшергәннәр.

— Съемкалар 3 көн дәвам итте. 4 төрле локация булды: Алла Анасының Тихвин тәресе чиркәве территориясе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, Иннополис шәһәрчеге янындагы «Лысая гора» дигән бик матур урын һәм Казанның милли китапханәсе яны, — дип сүзен дәвам итте Игорь Валерьевич.

Видеодагы киемнәр — элгәреге традицион костюм нигезендә яңартылып теккән күлмәкләр. Шундыйларның берсен этник костюмнар буенча белгеч, дизайнер Юлия Әхмәтҗанова биргән. Видео төшергәндә кияүгә чыккан кызга түгәрәк яулык бәйләтү йоласы күренешен дә күрсәткәннәр.

Керәшен кызлары Тихвин чиркәве янында
Керәшен кызлары Тихвин чиркәве янында

Максат – культурабызны күрсәтү

Керәшен колоритын бирер өчен, төп музыка фонына «Бәрмәнчек» ансамбленең халык уен коралларында — курай, кылкубыз, думбра һәм гөсләдә уйнап язылган көйләрне дә керткәннәр. 

— Төп максатыбыз — бай кульутрабызны, костюмнарыбызны башка халыкларга да күрсәтү, — дип искәртте Игорь Шрыков.

"Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле

Кыска гына вакыт эчендә әлеге видео меңләгән карау, комментарий җыйды. Араларында соклану сүзләрен белдергәннәре бик күп. Шулай ук «Казахстаннан сәләм!», «Костюмнарыгыз, биюләрегез матур!», «Үз культурагызны күрсәткән өчен рәхмәт», «Бик матур, керәшеннәр турында беренче тапкыр ишетәм. Рәхмәт сезгә» дигән комментарийлар да шактый.

Илдар Хафизов фотолары


Нет комментариев