Быел, чыннан да, алтын дип әйтер дәрәҗәдә матур көз килде. Кешеләр дә, хәтта күктәге кояш та җәйдән аерыла алмаганны, сары балкыш көзләрдә шагыйрь күңеле шигырь булып бар дөньяга түгелми нишләсен соң?! Шагыйрь карендәшебез Георгий Ибушевның соңгы вакытта язган шигырьләре тәкъдим итәбез.
Көз сулышы
Көз җитә…
Айбагырлар чәчәк коя инде,
Төсен җуйган иске келәмдәй.
Моңсуланды алтын сыман басу,
Уңды, сулды
Чәчәк булып торган купшы җәй.
Көз сулышы булып иртәләрен,
Эре булып, салкын чык төште.
Тупылларның коңгырт яфракларын
Берән-сәрән йолкып, җил исте.
Сайрар кошлар тынды, вакыт-вакыт
Куе булып төште салкын томан.
Басуларда иркенлеккә чыккан
Җилләр йөгрә камыл арасыннан.
Табигать тә ачып куйган инде
Җилкапкасын, тиздән көз, диеп.
Җәен тәмле булып пешкән алма
Алмагачта тора эленеп…
Көз төсе
Өрәңгеләр уттай, булса булыр икән
Шулкадәрле җирдә матурлык.
Күрә белсәң, җанны чеметтереп,
Өрәңгеләр яна ут булып.
Өрәңгеләр яна, өрәңгеләр,
Сентябрьгә дөрләп ут капкан.
Шушы мизгел күпме күңелләргә
Илһам тулы ишеген ачкан.
Күкләр зәңгәр, кояш, әйтерсең лә
Сентябрь май кебек чәчәктә.
Күр әле син миләш тәлгәшләрен,
Уттай кызыл булып ут чәчә.
Шушы гүзәллектә эрисең күк,
Усакларның яфрак шавын тыңлап.
Алар коела алтын саргылт төстә,
Тыныч кына искән җилдә уйнап.
Тирә-якта көзге яфрак исе,
Ул бөтенләй башка, көзнеке.
Көз елмаеп бәйрәм итә төсле,
Нурга тулып балкый көз төсе…
Исеңә мине алырсың
Алланып таң атканда,
Кызарып кояш батканда,
Исеңә мине алырсың.
Юлны эңгер сарганда,
Гөлләргә чык тамганда,
Бик мине сагынырсың…
Арыганда, талганда,
Кинәт моңсу калганда,
Хәтерләп, уйланырсың…
Ялгыз юлда чакларда,
Җиргә яфрак ятканда,
Исеңә мине алырсың.
Мичтә утын янганда,
Мич алдында хыялда,
Адашырсың уйларда.
Тоеп йөрәк җырымны,
Ишеткәндә җырымны,
Исеңә мине алырсың.
* * *
Тын... Төн... Күктә яна уттай ай,
Кызган зур түгәрәк табадай.
Көмештән үрелгән нур белән,
Җир затлы элпәгә төрелгән.
Оеган үзәннәр, басулар.
Төш күрә шикелле каеннар.
Инештә тулган ай яп-якты,
Үләннәр өстенә чык ятты.
Бар дөнья сихри нур эчендә,
Төн түгел, әйтерсең көн менә.
Каеннан күләгә сузылган,
Нәкъ безнең өй түре турыннан.
Тын урам... Тын үрләр... Тын тугай…
Бу төннең хуҗасы ай бугай.
Ут сыман яна ул балкыган,
Әйтерсең коелган алтыннан.
Нет комментариев