Суган шулпасы
Төрледән-төрле ни төрле

Суган шулпасы

Австрия табибы Рудольф Бройс остеопороздан бик уңайлы, файдалы ысул тапкан. Моның өчен бары тик вакыт-вакыт суган ашы ашарга кирәк. Суган ашын әзерләү дә бик җиңел.

1 суганны әрчемичә юарга, кабыгы белән бергә вак кына турап чистартылмаган үсемлек маенда кыздырырга (суган кызгылт төскә кергәнче). Ярты литр суга кыздырылган суганны салып, суган йомшарып пешеп беткәнче кайнатырга (15-20 минут).

Пешеп чыккан шулпаны сөзеп эчәргә. 1 курс - 7 көн. Өлкән яшьтәгеләргә айга бер тапкыр 1 курс эчәргә, яисә һәр атнаны 1-2 тапкыр эчәргә.

Шушы ук суган шулпасына аз гына тоз, төрле үләннәр, кишер, кәбестә, чөгендер салып пешереп, ураза ашы итеп ашарга да була.

Фото: vsem-privet.ru


Нет комментариев