Хәбәрләр

Җәкәү йортында Валентина Максимованың “Бистәрләрем чигүле” дигән күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәдә Валентина Петровнаның үзе чиккән бистәрләре, теккән традицион халык киемнәре һәм башка кул эшләнмәләре, урын алган. Шушы ук көнне, аның һәм “Туганайлар” газетасы баш редакторы Юлия Губина авторлыгында дөнья күргән “Мирас” дип аталган этнографик китабы да халыкка тәкъдим ителде.

Һәр эшендә — җан җылысы 

Керәшеннәрнең мирасын барлап торучы Валентина Петровна
Керәшеннәрнең мирасын барлап торучы Валентина Максимова

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшеннәрнең бай мирасын саклап, аны яшь буынга җиткерүче, һәвәскәр этнограф Валентина Максимованың кул эшләренә багышланган иҗади дөньясы — «Бистәрләрем чигүле» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Шушы ук көнне, аның һәм «Туганайлар» газетасы баш редакторы Юлия Губина авторлыгында дөнья күргән «Мирас» дип исемләнгән этнографик китабы да халыкка тәкъдим ителде.

Ул үзе — тарих

Күргәзмәдә Валентина Петровнаның үзе чиккән бистәрләре, теккән традицион халык киемнәре һәм башка кул эшләнмәләре урын алган. Чигелгән бистәрләр, этник паннолар, түшлекләр, тамаксалар, милли костюмнардагы курчаклар һәм башка бик күп әйберләр килүчеләрнең игътибарын җәлеп итте. 

Һәр халыкның үз күңеле — җаны бар. Бу җан чигүле бистәрләрдә, тәңкәле саклавычларда, әбиләрдән калган сандыкларда һәм йөрәккә үтеп керерлек моңнарда чагыла. Валентина Петровна шул җанны халыкка ачып бирүчеләрнең берсе. Ул — үзе бер тарих, үзе бер байлык. Быел оста карендәшебез үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, Валентина Максимовага олы ихтирам белән, матур чәчәк бәйләме юллаган, бәйрәмдә аны тапшырдылар.  

50 яшендә «Туганайлар» редакциясенә журналист булып килгән Валентина Петровна, 20 ел буе керәшен «дөньясы»нда яшәп, халык тормышын, йола-гадәтләрен өйрәнгән. Һәр керәшен авылына барып, элгәреге сандыкларда сакланган мирасларны фотога төшереп, язып алган. Төрле төбәк керәшеннәренә хас кием үрнәкләрендә 150дән артык курчак киендергән. Керәшен фольклор ансамбльләре өчен дә матур, традицион костюмнар теккән.

Үзебезнең «самородок»

Мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова җылы сүзләрен җиткерде
Мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова җылы сүзләрен җиткерде

 Керәшеннәрнең уртак йорты булган бу мәдәни үзәк ике вакыйганы берләштергән әлеге кичәдә аеруча да матур, җылы һәм бизәкле күренде. Кунакларны сәламләү һәм кичәне ачу өчен сүз мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусовага бирелде: 

«Бүген бик шатлыклы, бәйрәмчә көн. Безнең керәшен җортыбызда матур, күңелгә ятышлы күргәзмә ачылды — аны карап туймыйсың. Мин, „Туганайлар“ газетасының элеккеге баш редакторы һәм хәзерге мәдәният үзәге директоры буларак, Валентина Петровна белән бергә эшләвемә үземне бик бәхетлегә саныйм.

Ул — халык сәнгатенең чишмәсе, үзенә бик күпне җыйган кеше. Нәкъ менә чишмә кебек: бер караганда тыныч кына ага, ә чынлыкта тирә-ягындағы һәркемгә шифасын биреп, терелтеп тора. Ул галим-белгеч түгел, ул бернинди этник-тарихи уку йортларында да укымаган, сәнгатьне дә галим-белгеч буларак өйрәнмәгән. Үз теләге белән кызыксынган, күңеле тарткан юнәлешләргә үзе сукмак салган. Мин аның халыктан чыкканлыгын искәртәм. Ул — халык фольклорчысы, халыкның үз эченнән чыккан остасы. Валентина Петровна — «самородок» — үз эченнән чыккан оста». 

Ходайдан бирелә, кан белән күчә

Валентина Петровнаның кул эшләрендәге һәрбер бизәктә — керәшен тарихы. Бистәрләр керәшеннәр өчен борынгыдан ук кадерле нәрсә. Алар гаиләне, ыруны бәйләп торган. Элек кәбен койдырганда яшьләрне бастырган бистәрләрне тәре алдына элеп куйганнар. Бүген исә бу онытылган йола кире әйләнеп кайта. Валентина Петровна бистәрләргә «Алатырь», «Тормыш агачы» бизәкләрен төшерә. Ул бизәкләрнең һәрберсе — саклау, бәрәкәт, тормыш символы. Шулай итеп, тарихны, тормышны бербөтен итеп күрсәтә торган тирән мәгънәле композицияләр барлыкка килә.

Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да бу хакта ассызыклап үтте:

«Бүген биредә очрашуыбызга шатмын. Чакырырлык дуслар, килерлек урын бар. Зал тутырып халык җыелган. Бу үзәк керәшен мәдәниятен алып бару, барлау, югалтмау өстендә зур эшләр башкара. Җитәкчесе Людмила Даниловна — легендар шәхес.

Бүген миңа иң ошаганы — Валентина Петровнаның Казан сөлгесе (бистәрләре) циклы булды. Чөнки кешенең бар тормышы туганнан алып бу дөньядан киткәнчегә кадәр, шушы бистәрләр белән бәйле. Без телне, мирасны саклау турында сөйлибез, менә шушы үзе кечкенә генә булган глобаль әйберләрдән тора инде ул».

Валентина Максимова шушы соклангыч әйберләрне ясарга, чигәргә илһамны табигатьтән алам, ди. Ул күпләргә — остаз да бит әле. Яшьлек елларында мәктәптә рәсем һәм этнография дәресләре укыткан. Өч туган якны өйрәнү музее оештырган кеше. Күпме балада туган якка, үз халкына мәхәббәт тәрбияләгән. Бу хакта аны үзенең остазы итеп санаган этник киемнәр дизайнеры Юлия Әхмәтҗанова да сөйләп үтте. 

Һәр эштә остаз кирәк
Һәр эштә остаз кирәк

Сәләт, талант Ходайдан бирелә, кан белән күчә, диләр. Күргәзмәдә Валентина Петровнаның кызы Полина Васильевнаның да берничә иҗат җимеше — картиналары тәкъдим ителде. Полинаның акварель белән ясаган картиналарында халыкчанлык та, табигать ярсуы да, күңел матурлыгы да чагылган. Полина Гыймазетдинова бу көнне тагын ике картинасын мәдәни үзәккә бүләк итте. 

Валентина Максимова һәрнәрсәдән матурлык һәм мәгънә таба белә. Мамадыш районының Колышчы авылы ярларын, болынлыкларын урый ул; паломниклар белән бергә илебез буенча изге сәфәрләргә дә чыга. Ул үзе торган җирләре, илләре белән сокланса, Мамадыш ягы исә Валентина Петровна белән горурлана. Сүзне Мамадыш районының мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов дәвам итте.

«Валентина Петровна белән танышуга, аның нәрсә эшләвен, ниләр белүен күргәч, мин мәдәният хезмәткәре буларак, шунда ук аны бик мөһим нәрсә — керәшен костюмы мәсьәләсен чишү өчен чакыра башладым. Без яңа костюмнар тектердек. Хәзер дә ниндидер эксклюзив эш башкару кирәк булса, мин һәрвакыт бары тик аның белән киңәшләшәм. Чөнки, керәшен костюмының дизайнын да, материалын да өйрәнгән ул. Шулай ук, бик ышанычлы кеше. Ире Василий дәдәй дә шундый. Күрәсең, балалары да үзләре күк. Кыскасы, Максимовлар гаиләсе — үз авылы халкының терәге һәм ышанычлы кешеләре», – дип сөйләде якташы. 

«ЮНЕСКОга кертер идем»

Чарага килгән хөрмәтле кунак — Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева карендәшебезнең эшләрен югары бәяләде.

«Мин — бу йортның да, керәшеннәрнең дә, аларның иҗатының да күптәнге дусты. 2012 елдан бирле, димәк 10 елдан артык Людмила Даниловна ярдәме белән, безнең арада матди булмаган иҗади мирас юлы башланды. Бүгенге күргәзмә лаеклы югары дәрәҗәдә. Галим буларак мин, Валентина Петровнаның әлеге эшчәнлеген бик уңай, кирәк дип саныйм. Фәнни җәмгыять исеменнән рәхмәт белдерәм.

Сез „бу минем авторлык эшем, ничек телим, шулай эшлим“, дисез. Ничек телисез, шулай эшлисез, ләкин сезнең акылыгыз һәм йөрәгегез халык мәдәниятенә таяна. Өч көн элек кенә мин Кыргызстаннан кайттым, анда зур осталар ЮНЕСКОның рухи мирас китабына кертелгән һәм мәдәниятне саклаучылар дип саналалар. Ягъни, алар тегә, бәйли, чигәләр. Менә сез дә тулысынча бу китапка туры киләсез», – дип белдерде Людмила Михайловна. 

Без бүген дуслык йортында
Без бүген дуслык йортында

«Мирас» китабы 

Авторлар бу китапны фәнни хезмәт түгел дисә дә, фән белән шөгыльләнүчеләр һәм тарихчылар басма белән нык кызыксынды. Чөнки тарих һәм аны өйрәнү һәрвакыт үзебездән, янәшәдәге вакыйгалардан һәм көндәлек көнкүрештәге әйберләрдән башлана. Бу китап халыкның тормышы белән турыдан-туры бәйле. 
Казан федераль университетының халык мөнәсәбәтләре, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Елена Гущина да биредә иде. Керәшен этнографиясен өйрәнү аның эшчәнлегенең мөһим өлеше. Бүгенге күргәзмә һәм «Мирас» китабы турында ул да үз фикерләрен җиткерде:

«Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә күпме матурлык! Сөйләп торасы да юк. Килеп күрергә кирәк! Сез, Валентина Петровна, бу мәдәният үзәгенә килгән һәркемгә күптән инде шушы матурлыкны тудырасыз. Сезне шәхсән күреп белмәгәннәр дә, эшләрегез аша таныйлардыр. Сез – бик матур хатын-кыз һәм күңелегезнең бөтен матурлыгы эшләрегездә, китабыгызда чагыла. Бу бик кирәкле, халыкчан, тарихи хезмәтләр».

Шундый ук сүзләрне, бигрәк тә «Мирас» китабы хакында, Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева да әйтте: «Валентина Петровна һәм Юлия Юрьевналар халкыбыз мирасын барлап, аны үзебезгә кире кайтару буенча олы эш эшләделәр. Китап керәшен культурасы белән кызыксынучыларга, керәшеннәрнең үзләренә бик зур мәгълүмат бирә. Әлеге китапны үз кулына алып укып чыкканнар минем белән тулысынча килешер, дип уйлыйм», — диде ул. 

Чараны Валентина Максимованың якташлары Колышчы авылының «Покрау» һәм Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» фольклор ансамбле чыгышлары бизәде. 

Хөрмәтле кунаклар килгән иде
Хөрмәтле кунаклар килгән иде

Ныклы бауга тезәсе иде

Мирасыбызны барлап, киләсе буынга җиткерергә тырышып йөргәндә
Мирасыбызны барлап, киләсе буынга җиткерергә тырышып йөргәндә

Алып баручы Юлия Губина кичәне бик матур сүзләр белән тәмамлады:

«Керәшеннәрнең борынгыдан бүгенгәчә сакланып килгән бәйрәмнәре, йолалары, гадәтләре, үзенчәлекле сыйлары, теле, җырулары, үзгә кием-салымы — болар барысы да җепкә тезелгән асылташлар кебек. Кайчандыр аның бавы да нык булгандыр, ташлары да бер-берсе белән бәйләнештә, тыгызлыкта шәп ялтырагандыр... Тик кызганыч, бүген инде бавы да нечкәреп, җепкә әйләнгән. Күп асылташлары коелып тәгәрәгәннәр дә, табучылар үз җепләренә такканнар... Безнең бау гына елдан-ел бушый бара. Калганнарын гына булса да ныклы бауга җыясы иде...»

Әйе, әле ярый, кайбер бәйрәмнәребез, җыруларыбыз, динебез, йола-гадәтләребез яши, әбиләребезнең сандыклары да, бөтенләй үк бушамаган. Бары карарга, барларга гына кирәк.

Валентина Петровна үзе әйткәнчә: «Бу — Ходай кушкан эш. Моны үзе эченә кергән кеше генә эшли ала». Чыннан да, бу хезмәтләрдә Валентина Максимованың гомере буе эзләнгән, өйрәнгән, тапкан белемнәре тупланган.


Нет комментариев