Хәбәрләр

Авыл мәдәният йортларында төрле темаларга чаралар уздырыла

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре даими рәвештә халык белән актив эш алып бара, үткәрелә торган чараларда катнашу өчен төрле яшьтәге кешеләр җәлеп ителә.

Менделеевскиның Иске Гришкин авыл китапханәсендә икмәккә багышланган белем сәгате узган. Ул булганына рәхмәтле булырга һәм хезмәтне хөрмәт итәргә өйрәтә торган чара.

«Укучылар ипинең табынга килеп җиткәнче нинди озын юл үтүен, һәм ни өчен халыкта: «Икмәк — ата, су — ана» дип әйтүләрен белделәр. Балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм икмәк белән бәйле йолалар турында тагын да күбрәк белделәр.
Ә ахырда барысын да хуш исле икмәк белән сыйладык. Бүгенге сөйләшү игенчеләр хезмәтенә кечкенә бер хөрмәт билгесе булды», — диде китапханәче Галина Бармакова.

"Ипи - табын яме" күргәзмәсе

Бакалының Яңа Маты авыл мәдәният йорты Башкортстанның күренекле драматургы һәм шагыйре, безнең карендәшебез Наҗиб(Николай) Асанбаевның 105 еллыгына багышланган «Театр көзе» фестивален ачты.

«Фестиваль кысаларында «Тамаша» драма коллективы «Туган көн» спектаклен күрсәтте. Сюжет үзәгендә — тормыш сукмаклары, конфликтлар һәм кеше мөнәсәбәтләре. Күп кенә драмалардагы кебек үк, монда да сайлау, гаилә, җаваплылык темалары күтәрелә. Коллектив яхшы әзерлекләре өчен диплом белән бүләкләнде. Һәр герой үз роленә кереп китте, һәм тамашачылар артистларның уеныннан һәм куелыштан канәгать калдылар.«Театр көзе» сәнгать белән тагын да күп якты очрашулар бүләк итсен, ә «Тамаша» коллективы тамашачыларны яңа куелышлар белән сөендерсен!», – дип яздылар Яңа Маты мәдәният йорты җитәкчесе Артемий Кудрин.

 

Фотолар авыл җирлекләре мәдәният хезмәткәрләреннән


Нет комментариев