Ул автомобиль җитештерүчеләргә һәм импортерларга кагылачак.
Юрист Евгений Фурин хәбәр итүенчә, ставкаларны арттыру күләме транспорт чарасы төренә бәйле булачак һәм 10 дан 20 процентка кадәр тәшкил итәчәк. Мәсәлән, 1-2 литрлы двигательле һәм 160 ат көченә кадәр куәтле яңа автомобиль өчен коммерция утильсборы якынча 801 меңнән 881 мең сумга кадәр артачак. Ягъни аерма якынча 80 мең сум тәшкил итәчәк.
Куәтлерәк двигательле машиналар өчен түләү үсеше тагын да сизелерлек булырга мөмкин, дип аңлатты эксперт.
Шуның белән бергә автомобильләрне үз ихтыяҗлары өчен кертүче һәм ташламалы тарифны куллану өчен таләпләрне үтәүче физик затлар өчен элеккеге ставкалар саклана. Сүз 160 ат көченнән артык булмаган машиналар турында бара. Бу очракта яңа автомобиль өчен 3,4 мең сум түләргә кирәк, ә өч елдан өлкәнрәк транспорт чарасы өчен — 5,2 мең сум, дип ачыклык кертте эксперт.
Юрист шулай ук автомобильләрне кертү һәм җитештерү чыгымнарын арттыру ваклап сату бәяләрен яңадан карауга китерергә мөмкин икәнлегенә игътибар итте. Әмма, аның сүзләренчә, утильсборны арттыру һәр машинаның бәясе шундый ук суммага үсәчәк дигәнне аңлатмый.
Нет комментариев