Хәбәрләр

Әтисе һөнәрен сайлаган Дмитрий Дмитриев — Россиянең иң яхшы ташчысы

Кукмара районының Поршур авылыннан 27 яшьлек Дмитрий Дмитриев Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында «Ташчы» номинациясендә җиңү яулады.

Әтисе һөнәрен дәвам итә

Дмитрий гаиләдә бердәнбер төзүче түгел, аның әтисе Иван Дмитриев та шушы һөнәр иясе.

— Яшүсмер вакытта ук папалар бригадысына иярен йөреп, бик күп нәрсәгә йөрәндем. Фундамент та ясадык, кирпеч тә салдык. Түбә ябып, эчке бизәкләү-отделкасын да эшләдек. Курыкмыйча «остазым һәм беренче укытучым папа» дип әйтә алам. Бу һөнәрне яратырга, шушы юлдан китәргә нәкъ менә ул этәргеч бирде, — дип сөйли башлады Дима.

11 класстан соң Казан архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы төзелеше колледжында ташчы һөнәрен үзләштерә. 

— Тырышып эшләсәң, хезмәт хакы әйбәт. Билгеле, физик яктан авырлыклары бар. Аеруча 20 градуслы салкыннарда авырга туры килә. Тик шулай да, эшемне яратам. Профессиямне, кешеләр озак еллар яшәрлек биналар булдыру мөмкинлеге биргәне өчен югары бәялим, — дип әйтә Дмитирий.

Эш юлын шәхси коттеджлар төзүдән башласа, бүгенге көндә күп катлы йортлар төзү белән шөгыльләнә.

— Күп квартирлы йортларда эшләүне кулайрак күрәм. Бер җыенып килеп урнашасың да, елдан артык шул бер урында эшлисең. Коттеджлардан аермалы буларак, монда әзер раствор-измәне китереп торалар, шунысы рәхәт, чөнки аны әзерләү вакытны күп ала. Эшли башлаганда әле биеклек куркыта кебек иде. Аңа бик тиз ияләнәсең икән, бер эшкә кереп киткәч, барысы да онытыла, — дип эше турында яратып сөйләде.

Дмитрий Дмитриев эш вакытында
Дмитрий Дмитриев эш вакытында

Нинди генә һөнәр алма, хәтергә уелып калган очраклар була. Төзелеш барышында кайсы бинаның катлаулылыгы ягыннан иң истә калганын да сорадым. 

— Хәзер «Адали» дигән торак комплекста эшли башладык. Бу яңа объект үзенчәлекле булуы белән башкалардан аерылып тора. Андагы йортлар без күрергә ияләнгән турыпочмаклы түгел, ә өчпочмаклы. Бер кырые я чыгып тора, яки, киресенчә, эчкә кергән һәм башка формаларда.

Заманасы шул, бик күп технологияләр үзгәрә, кайбер һөнәрләрне роботлар да алыштыра. Бу турыда Диманың фикерен дә белештем.

— Роботлар авыр кул эшен алыштыра алмас, — дип җавапны кыска тотты.

Әтисе эшен дәвам итүче Дмитрий «үз балалаларымның җайлырак һәм тынычрак һөнәр сайлавын теләр идем» дип әйтә. Авыр һөнәрләр рәтенә кергән бу өлкәдә эшләүче яшьләр дә бик күп түгел, бөтенләй килмиләр дип әйтерлек. «Танышларым арасыннан да мин белгән иң яшь ташчыга 27 яшьләр тирәсе» ди ул.

«Һөнәр мәсьәләсендә, ташчы булып эшли генә башлаган 20 яшьлек Димага нәрсә киңәш итәр идең, дигәч, «Дөрес юлдан барасың!» дип әйтүче әңгәмәдәшем, тормышта шушы һөнәрне сайлаганына бер дә үкенмәвен әйтте. 

Дмитрий — иң яхшы ташчы

Дмитрий күптән түгел Чабаксарда узган Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында Татарстан данын яклап, «Ташчы» номинациясендә җиңү яулап кайтты. Катнашучыларның практик күнекмәләр белән беррәттән, теорияне дә белүләре таләп ителгән. «Ташчы» номинациясендә беренче урынны алу өчен бөтен илдән иң көчле осталар көрәште. 2019 елда да Дима шундыйрак конкурста катнашып, студентлар арасында Россия күләмендә җиңү яулаган булган.

— Ул вакытта халыкара «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә уздырылган WorldSkills чемпионатында финалга үтеп, Россия күләмендә 1нче урынны алган идем. Шуңа да мондый төр конкурста катнашу тәҗрибәсенә ия булганлыктан, бу юлы күп әйберне аңлап бардым. Барысын да дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә кирәк булганга күрә, иң авыры теория өлеше булды. Анысына ныклап әзерләндем. Ә инде практик өлешендә, көндәлек эшемдәге кебек, тиешле дәрәҗәдә эшләп күрсәттем. — ди ул конкурс турында. — Конкурска барганда ук җиңәрмен дип өметләндем, 2 көндә дә задание-биремне100 процентлык итеп үтәдем. Бу җиңү үз-үземә ышанычны арттырды. 

Ташчылар кышкы салкыннарда да, җәйге эсселәрдә дә җиң сызганып эшлиләр. Аларның хезмәт нәтиҗәсе бар кешенең күз алдында, яңа төзелгән матур-матур биналар күңелгә эстетик ләззәт бирә. Яшьләрне ташчы эше аз кызыксындырса да, Дмитрий кебек энтузиастларның булуы өмет уята. Аның шәхси үрнәгендә, хезмәтеңне чын күңелдән яратып, осталыгыңны камилләштерсәң, иң дәрәҗәле бәйгеләрдә дә җиңү яуларга мөмкин. Шундый яшь осталар булганда, шәһәрләр һәм авылларны матур һәм нык йортлар бизиячәк.

Дмитрий Дмитриев
Дмитрий Дмитриев

 


Нет комментариев