Хәбәрләр

Пенсионерларның бер өлеше ноябрь өчен түләүләрне вакытыннан алда алачак

Бу Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле. Бу кемнәргә кагыла — «Татар-информ» материалында.

Чәршәмбе, 4 ноябрьдә, Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, ә җомга көнне, 6 ноябрьдә, Татарстанда ТР Конституциясе көне билгеләп үтеләчәк. Бу ике көн дә республикада эшләми торган бәйрәм көннәре. Димәк, гадәттә айның 4 нче һәм 6 нчы көннәрендә түләүләр алучы пенсионерлар пенсияләрне алдан — 3 һәм 5 ноябрьдә алачак.

Моннан тыш, пенсияләрне гадәттә 7 нче һәм 8 нче көннәрдә ала торган татарстанлылар да аны 5 ноябрьдә алачак, чөнки бу көннәр ноябрьдә шимбә һәм якшәмбегә туры килә.

Татар-информ


Нет комментариев