Күптән түгел карендәшләребез белән «Әти-гаилә терәге» дигән темага сөйләшкән идек.
Әтиләр – безнең саклаучы, яклаучыларыбыз. Батыр, олы йөрәкле әтиләрне гаиләнең нигезе дияргә була. Бала өчен дә иң абруйлы зат – әти кеше. Карендәшләребез белән дә бу хакта сөйләштек.
Күңелем белән гаиләм янында
34 яшьлек Владислав Волков Балык Бистәсе районының Иванай авылында туган, гаиләсе белән Казанда яши. Ул махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан.
— 23 яшемдә өйләндем. Хатыным Рәфилә белән өч бала үстерәбез: Мирославка — 10, Максимга — 4, Миланага 2 яшь. Кеше бала чакта кем генә булырга хыялланмый икән?! Минем бәләкәй вакыттагы хыялым аеруча кызыклы. Бик тә колбаса ашарга ярата идем, шуңа, үскәч, Камаз автомобиле белән кибетләргә колбаса ташучы булам дип йөргәнмен (көлә). Әти — гаиләбезнең терәге, аның яклаучыбыз да, саклаучыбыз да булуын тоеп үскән егетләр — без. Башлангыч класста укыганда әтинең безнең белән мәктәп бакчасында чаңгы шуып йөрүләрен берничек тә онытып булмый.
Балалар белән бала җанлы да булырга кирәк шул. Әтинең чаңгысына 5-6 бала басып, бергәләп шуып йөри идек. Ә иң яратып уйнаган уен «Текән» иде. Әтиемнең: «Ир-ат үз сүзен һәм вәгъдәсен һәрвакыт эш белән исбатларга, бернигә карамыйча, кеше булып калырга тиеш. Намусыңны югалтмаска һәм үз икмәгеңне үзең яуларга!» — дигән төпле киңәшләре гел күңелемдә. Алар миңа кыен чакларда да югалып калмаска, дөрес яшәргә дәрт бирә.
Үзем беренче баламны кочагыма алу белән, нәкъ менә шул секундта ук, минем өчен дөньяда иң мөһим, иң кадерле җан иясенең үз кулымда булуын аңладым. Шушы көннән минем өчен зур җаваплылык, гаиләне саклау, иртәгесе көн турында кайгырту беренче урынга әйләнеп, «мин» төшенчәсе арткы планга этәрелде. Минемчә, иң яхшы әти ул сабыр, балалары өчен үрнәк булырга тиеш. Әти кеше балаларының киләчәге өчен һәрвакыт җаваплылык хисе тоя.
Әти — гаилә башлыгы, балаларында тәвәккәллек, эш сөючәнлек, Ватан каршында җаваплылык хисе тәрбияләүче дә. Үз балаларыңны үстергәндә, аларның шат елмаюларын, сиңа килеп сыенуларын, уңышларга ирешүләрен күрүдән бәхетлерәк берни юктыр. Аларның кешелекле булып үсүләре, яхшы сыйфатлары — минем өчен зур горурлык. Балаларым белән бергә балыкка йөрүләрне сагынам. СВОда булгач, ашарга бик еш пешерергә туры килә. Балалар белән бергә яратып пешергән ризыгым — пылауны пешерәм. Күңелем белән гаиләм янына кайтам. Балаларга сәламәтлек, уз юлларын, яраткан шөгыльләрен табарга, кеше булып калырга, илебезгә тынычлык телим!
Сүзеңдә тору – абруйлы итә
Волков Валерий Балык бистәсе районының Иванай авылында туган, хәзерге вакытта авылда яши.
– Миңа 40 яшь. 28 яшемдә авылдашым Марина белән гаилә кордым, өч балабыз бар: Анна, Василий, Мария. Бәләкәйдән үк тимер-томыр арасында кайнашырга яраттым. Шуңа тракторчы булырмын дип хыялландым. Балачакта әтием белән булган иң истәлекле мизгел – фермага менеп, бергәләп көтү көткәнебездер. Бернинди борчусыз, уеннар уйнап, балыкка йөргән ул вакытлар онытылмый. Әти биргән дөрес киңәшләрне үз балаларыма да җиткерәм. Иң кирәклесе: “Хезмәтне хөрмәт итәргә, бернәрсә дә күктән төшми, һәр уңышның нигезендә тырышлык ята. Сүзеңдә торырга өйрәнергә. Нидер вәгъдә иткәнсең икән – үтәргә. Бу ир-атны да, кыз баланы да абруйлы итә”.
Үзем әти булгач, балаларым өчен әйбәт әти, гаиләмнең яклаучысы да, саклаучысы да була алырмынмы дип борчылдым. Ә чынлыкта, әти булу мине тагын да көчле булырга, уңышсызлыклардан курыкмаска өйрәтте. Балалар тәрбияләгәндә эш белән генә чикләнмичә, балалар белән аралашуга, аларның кызыксынуларына һәм уңышларына игътибар итү бик кирәк. Гаиләм – минем иң олы куанычым. Балаларым – минем терәгем, горурлыгым. Якыннарымның сау-сәламәт, бәхетле булуларын телим.
Фотолар гаилә архивыннан
Нет комментариев