Өйдә әзерләнгән туңдырма
Төрледән-төрле ни төрле

Өйдә әзерләнгән туңдырма

Бик җайлы һәм тәмле туңдырма рецепты белән бүлешәм. Беренче генә ясамыйм, өйнеке өйнеке инде.

Күп тә чыга, тәме дә искиткеч.
500 гр 33 процентлы сливки 
250 гр кайнатылмаган сгущёнка
Сливкины миксер белән күпертәбез. Шуңа сгущёнка өстәп, тагын бераз күпертеп алабыз. Менә туңдырма әзер.
Тундырманың махсус савытына яки башка савытларга салып, суыткычка 4-5 сәгатькә катырырга куябыз. Мин бу юлы вафли белэн катырдым. Болай ашарга җайлырак икән.
Хәзер җиләк вакыты, блендерда изеп өстәсәгез, җиләкле туңдырма килеп чыга.
Ә кайнатылган сгущёнка белән ясасагыз, крем-брюле туңдырмасы була.  

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru


Нет комментариев