Миләүшә кечкенә савыт ярата
Төрледән-төрле ни төрле

Миләүшә кечкенә савыт ярата

Миләүшә (фиалка) шау чәчәктә утырсын өчен, беренчедән, аны кечкенә савытка утыртырга кирәк. Зур савытта яфракка котыра, үги ботакларын күп җибәрә, әмма чәчәк атый

Икенчедән, үги ботакларын өзеп торырга. Үги ботакны чәчәк яфрагы белән бутамаска. Чәчәк яфрагы – очлырак, үги ботак яфрагы түгәрәк булып үсеп чыга. Үги ботакны төбеннән пинцет белән йолкып алырга (төбе калса, гөл чирләячәк) һәм шул урынга активлаштырылган күмер сибеп куярга кирәк.

Аннан килеп, гөл туфрагын ике елга бер мәртәбә алыштырып торырга. Күчереп утыртканда, аскы рәтләрдәге яфракларны өзеп, өске яшь яфракларын гына калдырырга киңәш ителә. Болай эшләгәндә, миләүшәләр ел дәвамында чәчәк атып утырачак.

ВТ

Фото: pixabay.com

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев