Бу сорау һәрвакыт бик кызу бәхәс уята
АиФ бу сорауны психолог Дмитрий Воедиловтан сораган.
– Кызлар үсешнең билгеле бер чорында акыл үсеше буенча малайлардан алдарак булырга мөмкин. Гадәттә, яшүсмерлек чорында бу тигезләшә.
Ә менә баш миенең ничек эшләве аерыла. Мәскәүдәге Ми институты нейроэнергокартограф дигән прибор белән хатын-кызларда баш миенең сул ярымшары активлыгы (ул мантыйк өчен җавап бирә) уңыннан (иҗат, эмоцияләр өчен җавап бирә) азрак икәнен ачыклаган. Шул сәбәпле, хатын-кызларга бер темадан икенчесенә күченүе җиңелрәк бирелә. Мәсәлән, математикадан соң инглиз теленә күченүе дә аларга җиңелрәк. Димәк аларга уку да җиңелрәк бирелә дигән сүз.
Чыганак: Интертат
Фото: https://pixabay.com/
Нет комментариев