Чәчләребез матур булсын.
Чәч өчен булган бер пакет махсус төссез балчыкны (глина) җылы суда эретегез. Бу масканы чәч төбенә сөртеп, 15-20 минут тотыгыз.
Алдан ук 1әр аш калагы юкә чәчәге, имән кайрысы, шалфей һәм бөтнектән төнәтмә әзерләгез – аларны кайнап торган 1 литр суга салып болгатыгыз һәм өстен каплап 20 минут тотыгыз.
Төнәтмәне сөзеп, салкын су өстәгез һәм чәчне юганнан соң, шул төнәтмәле су белән чайкагыз.
"1000 секретов"
Нет комментариев