Иртән торганда, күз төпләре шешенеп торса, түбәндәге ысулларны кулланып карагыз.
- Суыткычта катырылган боз саклагыз, үләннәр дә кушарга мөмкин, шешенгән урынга боз шакмакларын тигереп алагыз.
- Салкынча металл кашык куеп тору да килешә.
- Халык медицинасында киң таралган ысул: кыяр кисәкләре куеп торыгыз яки бәрәңге кисәге кулланырга мөмкин.
- Аптекада витамин Е сатыла, шуны берничә тамчы салкынча суга тамызыгыз. Яхшылап болгатырга һәм, мамык дискларын шунда чылатып, күзләргә куеп тору булыша. 15 мин тотарга.
- Иртән йокыдан торганда шешенгән күзне рәткә китерү өчен кайнаган суда пакетлы кара чәйне пешереп, суыткычта суытабыз. Салкын пакетларны 2-3 минутка күз кабакларына куябыз. Крем сөртәбез.
Нет комментариев