Куырдак - тозлаган итне мичтә киптереп ясалган ризык
Керәшеннәргә генә хас, традицион булган ит ашамлыклары
Керәшеннәргә генә хас, традицион булган ит ашамлыкларыннан башка беренче итеп, Үпкә-бавыр тәбәсен әйтеп үтәргә кирәк. Тәбәне түбәндәгечә әзерлиләр: табага түш мае катламы салып, аның өстенә йөрәк, бөер, үпкә-бавырларны турап, суган кушып салалар да, өстен тагын бер кат түш мае катламы белән каплап, мичтә пешерәләр.
Безнең халыкка тагын түбәндәге ашамлыклар хас:
Кан тәбәсе. Терлекне суйган вакытта канын берәр савытка җыеп алып, иләк аркылы сөзәләр, тоз, он салып болгаталар. Аннан соң табага түш мае катламын җәеп канны, үпкә-бавырны турап салып өстен табак яисә таба белән каплап мичтә пешерәләр.
Судин. Мал-туар аякларыннан пешерелә.
Тутырма. Эчәк эченә ит белән ярма тутырып пешерелгән колбаса.
Каклаган ит – куырдак. Тозлаган итне мичтә киптереп әзеләнгән ризык.
Керәшеннәрнең ашау-эчүендә сөт ашамлыклары зур урын алып торалар.
Каймак. Ул ике төрле юл белән әзерләнә. Беренчесе, балчык чүлмәккә салып, сөтне берәр тәүлек тотып, куерган өстен җыеп алалар (сөт өсте). Икенче ысул – яңа сауган сөткә сөт өсте салып кайнаталар да, суык урынга куялар. Аннан соң өстенә утырган катламны җыеп алалар. Ул инде “кайнаган каймак” була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев