Әфлисун согында пешерелгән тавык/үрдәк.
Кирәк булачак: 1 шт. (1,5-2 кг) тавык яки үрдәк, 2 штук, әфлисун, 1 чәй калагы бал, 2 чәй калагы соевый соус, 3 тырнаксарымсак, 1,5-2 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы борыч.
Тоз белән борычны кушып, тавыкны/үрдәкне ышкыйбыз. Соус ясыйбыз: сарымсакны вак угычтан уабыз, соевый соус, бал,1 әфлисун согы сыгабыз. Эчен, тышын яхшылап соус белән сылыйбыз.
1 тәүлектән соң эченә яшел алма, караҗимеш тутырып, пакетка салабыз.
Духовкага 180 градуска 1 сәгатькә куеп җибәрәбез. Аннары пакетын ачып, яңадан 15-20 минутка духовкага куябыз. Аннары пакетын алып, булган соусын агызып, яңадан 20 минут пешереп алабыз.
Нет комментариев