Груша хәзер һәр бакча да үсә диярлек. Аннан тәмле һәм файдалы варенье кайнатып карагыз әле.
Кирәк булачак: 1 кг груша, 1,2 кг шикәр комы, 1 стакан су, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы.
Әзерләү тәрбите: сироп әзерләү өчен шикәр комына бер стакан су салабыз да, утка куябыз. Массаны болгатып торабыз. Кайнап торган сиропка лимон кислотасы өстибез. Кабат яхшылап болгатабыз. Аннары урталай киселгән грушалар өстибез. Кайнатманың күбеген җыябыз, 30 минут чамасы кайнатабыз. Бераз суынгач, аны стерильләштерелгән банкаларга күчереп, капкач белән ябабыз.
Нет комментариев