Гранат ашау өчен сәбәпләр
Төрледән-төрле ни төрле

Гранат ашау өчен сәбәпләр

Гемоглабинны күтәрә. Гранатның иң билгеле сыйфаты – анемия белән көрәш. Азканлылыктан, 2 ай дәвамында көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала 0,5 стакан катнаштырылган гранат согы эчегез.

Кан басымын төшерә. Гранатның орлыклары гипертоникларның артериаль кан басымын җайлап кына төшерә. Ә киптерелгән һәм чәйгә кушылган элпеләре нерв системасын тынычландыра, курку-шомнардан арындыра, төнге йокыны җайга сала.

Гормоннар активлыгын арттыра. Гранат төшләрендә, организмның гормональ балансын торгызырга ярдәм итүче майлар бар. Шуңа күрә, гранат орлыкларын төкермәгез – аларны ашарга кирәк, әмма бик яхшылап чәйнәп йотыгыз.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru


Нет комментариев