Эремчекле запеканка рецепты
Төрледән-төрле ни төрле

Эремчекле запеканка рецепты

Эремчекле запеканка өчен: 500 грамм эремчек, 2 йомырка, 1 кап ванилин, 100 грамм шикәр комы, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч, 3 аш кашыгы манный ярмасы, йөзем җимеше

«Пирогтан файдалырак, чизкейктан арзанлырак булган, ә сырниклардан мең мәртәбә тәмлерәк килеп чыга торган вариантны - эремчекле запеканка тәкъдим итәм», дип яза социаль челтәрдә Гөлүсә Рәхмәтуллина.

Эремчекле запеканка өчен: 500 грамм эремчек, 2 йомырка, 1 кап ванилин, 100 грамм шикәр комы, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч, 3 аш кашыгы манный ярмасы, йөзем җимеше.

Эремчекне блендер белән издергәч, калган кушылмаларны (җимештән кала) салып миксерда болгатырга. Шулай итсәң күпереп пешә.

Запеканка сүрән утта (140 градус чамасы) 40-50 минут пешә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

ИТ

Фото: pixabay.com


Нет комментариев