Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бәрәңге тәбәсе

Кукмара районының Кызыл Тау авылыннан Раиса Герасимова бәрәңге тәбәсенең рецептын юллады.

Башта бәрәңгене ваклап турыйм. Суганны да күп итеп алып, бик вак итеп турап  салам. Шуңа тоз, борыч өстим. Кайнаган суга он салып туглыйм. Бәрәңге өстенә чыгып тормаслык итеп, шул катнашманы салам. Катнашма куе булмаска тиеш. Табага сало салып, аны турап кыздырам. Шуның өстенә әзер катнашманы 1,5 сантиметр калынлыкта җәям.

Духовкада башта асты кызарганчы бер ягын пешерәм. Тәбәле таба өстенә икенче бер табаны каплап, тиз генә аскы ягын өскә әйләндерәм. Тәбәнең кызарып пешкән аскы ягы өстә кала. Шунна соң табаны духовкага куеп, тәбәнең икенче ягын да кыздырып алам. Болай эшләсәң, бигрәк тә тәмле була.

 Бу тәбәне элек әни белән гел пешерә идек. Хәзер дә пешерәм, балалар яратып ашый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев