Аш-су бүлмәсендә кирәкле киңәшләр
Төрледән-төрле ни төрле

Аш-су бүлмәсендә кирәкле киңәшләр

Камыр ашларын кыздырганда, майны камыр ашы биеклегеннән өч мәртәбә күбрәк салырга кирәк.

Камыр әйберләрен онга әвәләмәгез, чөнки янган тәм керә.
Тавыкны кыздырганда, башта тоз белән яхшылап сеңдерерлек итеп ышкыгыз. Аннары өстен эреткән сыер мае белән буягыз.
Шулпа тәмле булсын дисәгез, итне салкын суга салыгыз. Кайнап чыккач, күбеген җыеп, утын кысыгыз. Ит пешеп җиткәндәрәк, аерым табада май салмыйча кишер белән суганны тиз генә «сызгыртып» салсагыз, ул тәмле һәм хуш исле булыр, төсе дә матур булачак.
Шулпа тәмле булсын дисәгез, кайнап чыгуга, утын кысыгыз һәм ахырга кадәр әкрен утта пешерегез.
Тавык шулпасына лавр яфрагы салмагыз, чөнки ул тавыкның исен һәм тәмен үзгәртә.


Нет комментариев