Әлеге яшелчә-җимешләрдән өзелмәгез
Төрледән-төрле ни төрле

Әлеге яшелчә-җимешләрдән өзелмәгез

Билгеле булуынча, кыш ахыры — яз башларында организм витамин кытлыгы кичерә башлый. Сәламәтлекне ныгыту өчен нинди ризыклар ашарга кирәк?

Кояш яктысы җитмәгән мәлдә барыннан бигрәк Д витамины белән хәлләр киеренке тора. Шуңа күрә мартта нинди продуктлар ашау яхшырак соң дигәндә, алар сезонлы яшелчә-җимешләр: кәбестәнең бөтен төре, суган, кишер, шалкан, әфлисун, грейпфрукт, киви булырга тиеш дигән киңәшен бирә белгечләр. Шулай ук организмны Д витаминына баету өчен рационда диңгез балыгы, йомырка, акмай һәм чикләвек булырга тиеш.


Нет комментариев