2020 елда Кучкарлар үз язмышын очратыр
Көнчыгыш йолдызнамәсе буенча, Яңа 2020 елның символы – Ак металл күсе
Кучкарга, бик нык тырышып эшләүдән тыш, җитәкчеләре һәм хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтләрне җайларга киңәш ителә. Бу аңа хезмәт баскычы буйлап югары күтәрелү мөмкинлеге бирәчәк. Үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга, чире азып китмәсен өчен, вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эштә тәмам “янмас” өчен, ял итү ягын да карарга, туганнар белән ике арада аңлашылмаучылык килеп чыкмасын өчен, мөнәсәбәтләрне җайларга туры килер. Ялгыз Кучкарлар үз язмышларын очратыр.
Тирә-яктагылар белән яхшы мөгамәлә саклансын өчен, башкалар фикеренә колак салырга һәм кешеләрне тыңлый белергә өйрәнү дә комачауламас. Турысын әйтүдән һәм хисләргә артык ирек бирүдән саклану зыян итмәс.
Фото: pixabay.com
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев