Туганайлар

Татарстан

16+
Интервью

Оксана Дмитриева: «Врач булырмын дип уйлаган идем»

Түбән Кама кызы, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Оксана Дмитриева белән әңгәмәдән өзек.

— Оксана, сәхнәгә беренче тапкыр чыккан көнеңне хәтерлисеңме? Җырчы булу турында уйлаган идеңме?
— Түбән Каманың Халык иҗаты йортындагы концертта укытучым белән чыгыш ясадым. Ул вакытта миңа 7 яшь иде. Юньләп репетиция дә булмады. Зур сәхнә, утлар, тамашачыны күргәч шаккаттым! Җырлап чыктым чыгуын, ә күзләр гаҗәпләнүдән шар булган иде.

Мин ахырга кадәр кайда укырга керәсемне белмәдем. Түбән Камадагы музыка мәктәбенең фортепиано классында укыдым, хорга йөрдем. 9нчы класстан соң шул юнәлеш буенча китү уе булса да, туктап калдым. Югары классларда укыганда врач булу турында уйлана башладым. Физиологияне өйрәнү ошый иде, махсус медицина классында укыдым. Больницага практикага йөргән вакытлар да булды. 

— Бер-берсеннән ерак һөнәрләр арасында сайлау авыр булдымы? 
— Мәктәп тәмамлагач, Казанга китәсемне төгәл белдем. Миндә үҗәтлек көчле. Кеше сүзенә карамыйм. Казан дигәч Казан. 5 уку йортына документларны бирдем. Ул вакытта укырга экзамен биреп керәләр иде. Сайлаган уку йортларым арасында мәдәният институты һәм медицина институты бар иде. Керү имтиханнарын бирү вакыты ике институтның да бер үк көнгә, бер үк вакытка туры килде. Медицинада уку өчен бик күп акча кирәге сер түгел, ә бюджет урыннары аз иде. Уйладым да, мәдәният институтына киттем. Винера Ганиева кафедрасында укыдым.

— Соңыннан үкенмәдеңме?
— Юк. Икесе дә яраткан шөгыль. Бер яктан, без җырчылар да врачлар кебек (елмая). Җырларыбыз белән үзебезне дә, халык күңелен дә дәвалыйбыз. Күп кеше җыр тыңлап юана, җырның сүзләре канатландырып, савыктырып җибәрә. Тормышның кайсыдыр вакыйгаларын искә төшерә. Еллар узгач кына, «врач булсам, ничек булыр иде икән» дип уйлаган вакытлар булгалады.

— Ни өчен сольный карьераны түгел, ә ансамбльдә эшләүне сайладың?
— «Бәрмәнчек»кә эшкә кергәч, бер үк вакытта үзем генә дә чыгыш ясап йөрдем, күп кенә җырлар яздырдым. «Йолдызлар фабрикасы»нда катнаштым. Өч җиңүченең берсе мин булдым. Бүләккә — сольный альбом яздыру, җырларны радиода «әйләндерү». Тик ансамбль бар вакытымны алды, ялгызым гына чыгыш ясап йөрергә өлгерә алмый башладым. Халык җырулары үзеңнеке икәнне тоя башлыйсың. Мин ул җыруларны киләчәккә калдыра алам икән, бу — иң зур әйбер. Ул җырлар, бәлки, нәкъ менә шул яшьләр аша популяр булыр. Әлбәттә, әле дә үз җырларымны яздырып торам.

— Репертуарыңа килгәндә, халык җырларына өстенлек бирәсең кебек?
— Эстрада җырларым да бар, тик алар күп түгел. Эстрада җыры — 1-2 көнлек, ә халык җырлары искерми. Аларны әби-бабайларыбыз җырлаган, без дә, хәтта бәләкәй балалар да шул ук җыруны көйли. Миңа җырларның мәгънәле булуы мөһим. Бәлки, ансамбльдә эшләгәнгә дә халык җырлары якынрактыр. Халык ишетмәгән керәшен җыруларын яздыру теләге бар. Мамага, туганнарга да «яңа керәшен җыруы ишетсәгез, язып алыгыз» дип әйтеп куйдым.

— Нәселеңдә иҗатка якын кешеләр бармы?
— Папа ягыннан бабай гармунчы булган. Ансыз туйлар, бәйрәмнәр узмаган. Папа да үзлегеннән гармунда уйный, мама бик матур җырлый. Папа белән мама 2ел элек Кәвәл авылына күченеп кайттылар. Мама хәзер шундагы ансамбльгә йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев