Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә велоузышлар: бердәмлек һәм спорт бәйрәме үткәрелде

Үткән ял көннәрендә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде.

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган велосипед узышы авыл халкының бердәмлеген тагын бер кат раслады. Авыл мәдәният йорты янына иртән үк актив һәм спортны сөюче кешеләр җыелды. Быелгы акция аеруча җылы һәм гаилә бәйрәмедәй узды, анда һәр буын вәкиле үз урынын тапты.

«Чараның төп бизәге –  яшь патриотларыбыз булды. Мәктәп укучылары үзләренең велосипедларын Россия флаглары белән бизәп, зур теләк һәм горурлык белән дистанциягә чыктылар. Аларның йөзләрендәге шатлык һәм илгә булган мәхәббәт барыбызны да сокландырды. Өлкәннәр дә читтә калмады. Студентлар һәм яшьләр үзләренең кече дусларына кушылып, мотоциклларда маршрут буенча үттеләр. Бу күренеш буыннар арасындагы бәйләнешне һәм авылыбызның бердәмлеген тагын бер кат күрсәтте», – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов.

Керәшен Сәрдәсе халкы бу көнне спорт белән генә түгел, ә илгә булган хөрмәт белән дә берләште. Мондый чаралар авылыбызның киләчәге ышанычлы кулларда икәнен раслый.

 

Яшьләр мотоциклларда җилдерде
Яшьләр мотоциклларда җилдерде

Фотолар: А.Маннапов.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев