24-26 сентябрьдә «Мирас-Наследие» балаларны сәламәтләндерү лагеренда «Моңлы тамчы» (»Звонкая капель») XIV республикакүләм фестиваленең йомгаклау этабы узды.
Тукай районының Мәләкәс мәдәният йортыннан «Питрау» балалар фольклор коллективы шушы зур вакыйгада туган авылын лаеклы тәкъдим итте. Балалар чыгыш ясап кына калмадылар, вакытны да бик яхшы үткәрделәр: мастер-классларда катнаштылар, дискотекаларда биеттеләр-биеделәр, халык уеннарын уйнадылар һәм көзге җылы һава шартлары белән ләззәтләнделәр. Сәфәрнең нәтиҗәсе — лаеклы җиңү! «Питрау» коллективы фестиваль лауреаты булды, ә аларның остазлары традицияләрне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары алды.
Фотолар М.Казанцева.
Нет комментариев