Хәбәрләр

Халкыбыз туй йолалары бик күп борынгылык эзләрен саклап килә

Үрәсбаштан Любовь Павлова туй һәм кәбен койдыру йолалары турында сөйләде.

Яшьләр үзара дуслашып йөргәннән соң, бер-берсен яратышкан пар, кавышырга дигән уртак фикергә килеп, ике якның әти-әнисенә сөенечле хәбәрне җиткерәләр. Егет ягыннан әти-әнисе һәм кияү буласы егет кыз өенә баралар (әти-әнисе һәм кияү егете). Алар: «Без даулап та, яулап та түгел, килешеп сөйләшергә, егет белән кызны бер гаилә итәр өчен килдек», — дип, кыз йортына керәләр. Табын артында сөйләшеп, ашап-эчкәннән соң, яшьләр парлап егет өенә кайтып китәләр. Кәләшне мендәргә бастырып, бал-май каптырып, түргә уздыралар. Бу исә кызның йомшак күңелле, тәмле телле булуын аңлата. Бераздан соң «Кыз килешү» йоласы уздырыла, туй көне билгеләнә, бүләкләр алына.

Туй көне — уйнап-көлү мәҗлесе генә түгел, ә яшьләргә яңа тормыш башлаганда киңәш-тәрбия бирү, яхшы теләкләр теләү чарасы. Яшьләр үзләренең кавышуларын ЗАГСта рәсмиләштергәннән соң, кәбен койдыру мәсьәләсе дә алга килеп баса.

Кәбен койдыру — иң матур һәм мөһим йолаларның берсе. Ул яшьләрнең киләчәк уртак тормышын билгели, гаиләнең ныклы «фундаментын» сала. Кәбен койдыру — Ходайның ризалыгын алу дигән сүз. Шуның өчен парлы тормышны Ходай ризалыгы һәм рөхсәте белән башлап җибәрергә кирәк. Кәбен койдыргач, ир белән хатын икесе бер җанга әверелеп, бер-берсен мәңгегә бәйли. Кәбен койдыруны безнең авыл кешеләре Кукмара һәм Вятка Аланы чиркәүләрендә башкаралар. Аллага шөкер, бүгенге көндә туган авылыбызда чиркәү төзелеп, үзенең ишекләрен ачты. «Киләчәктә бу йолалар үзебезнең Ходай йортында башкарылыр»..

 


Нет комментариев