25 сентябрьдә 71нче балалар бакчасында Тәрбиячеләр көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бу көнне бакча хезмәткәрләре өчен Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбле кызлары чыгыш ясады. Алина Ахметшина җитәкчелегендәге талантлы кызлар үзләренең моңлы һәм дәртле чыгышлары белән барысының да күңелен күтәрделәр.
Администрация һәм балалар бакчасының бөтен коллективы «Тумар» ансамбленә бу матур очрашу, ихласлыклары һәм бүләк иткән күтәренке кәефләре өчен чиксез рәхмәтләрен белдерә.
Коллективка иҗади уңышлар!
Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктән.
Нет комментариев