Россиядә һәр елны сентябрьнең өченче якшәмбесендә, табигать белән яшәүчеләр, урман байлыкларын күз карасыдай саклаучы, җаваплы һөнәр ияләре – Урманчылар көне билгеләп үтелә.
Мөслим районының Яңа Усы авылы егете Сергей Романов — урманчы. Ул ун елга якын дәүләт урман инспекторы булып эшләгән, ә быел Сергей Михайлович Усы урман хуҗалыгы җитәкчесе(лесничий) итеп куелган.
Җаваплы хезмәт
Урманнар яныннан үткәндә яки табигать кочагына чыккач, һәркайсыбыз искитмәле матурлыкка сокланабыз. Ә бит агачларны да бармак очы кадәр орлыктан үстерәләр һәм урманнарны булдыруга шактый күп көч түгелә. Урман хуҗалыгы җитәкчесе ул — билгеле бер урман мәйданы өчен җаваплы кеше. Гадәттә, бу участок шактый зур була: 5 000 гектардан 25 000 гектарга кадәр. Ул урман ресурсларын сакларга һәм законнарның үтәлешен күзәтергә тиеш. Әлбәттә, мондый эшне башкару өчен югары белем кирәк. Шуңа әле күптән түгел генә Сергей Михайлович Казан дәүләт аграр университетына укырга кергән. Аларның Усы урман хуҗалыгы барлыгы 12 мең 473 гектар мәйдан били. Анда, башлыча, чыршы, нарат, имән, юкә, усак, каен кебек агачлар үсә. Череп ауган, корыган, киселгән агачлар урынына яңа үсентеләр утыртыла.
«Сугышчан әзерлек» хәлендә
Сергей Романовның тормыш юлы туган туфрагы белән тыгыз бәйләнгән. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәләнең авыл хуҗалыгы техникумында укый, умартачы белемен үзләштерә. Армия хезмәтеннән соң, колхоз умарталыгында эшли. Берничә елдан соң, урманга мастер булып урнаша. Татарстанның Лубян урман-техник колледжын урман хуҗалыгы белгечлеге буенча тәмамлап, хезмәтен шунда ук испектор булып дәвам итә. Сергей Михайловичның хәзер исә үзенә, җитәкче буларак, урман мастерлары һәм урманчылар буйсына.
— Безнең төп эшебез — урманнарны янгыннардан саклау, агачлар утырту, аларны карау. Бу җиңел хезмәт түгел, шуңа күрә безнең өлкәдә энтузиастлар — табигатькә, киләчәккә битараф булмаган кешеләр эшли. Кар эрегәннән алып көз ахырына кадәр һәр урманчы тәүлек буе «сугышчан әзерлек» хәлендә. Теләсә кайсы минутта янгын чыгуы мөмкин. Янгын — ул агачларны гына түгел, туфрак өстендәге катламны, бөҗәкләрне һәм хайваннарны да юкка чыгаручы куркыныч көч. Шуңа урманчы барысына да әзер булырга тиеш. Урман территорияләрен патрульләү; агачларны законсыз кисүне һәм браконьерлыкны булдырмау; авыру агачларны, корткычларны ачыклау (бөҗәк-корткычларның яки гөмбә авыруларының таралу очраклары була. Ул чакта без алар белән көрәшәбез); контрольдәге территориядә хайваннарны исәпкә алу; кошлар һәм җәнлекләр өчен ашату җайланмалары (кормушкалар) урнаштыру; урман әзерләү эшләрен контрольдә тоту; документация һәм хисап алып бару да безнең эш, — дип, үз бурычлары белән таныштырды ул.
Гаҗәеп күренешләр
Урманчылар көн саен безнең күпләребез төшендә дә күрмәгән гаҗәеп күренешләргә юлыга. Сергей Михайловичның гигант кырмыска оялары турындагы сокланулы сүзләрен ишеткәч тә, бу кешенең табигатькә булган тирән мәхәббәтен аңлыйсың.
— Уртача буйлы кеше озынлыгындагы бу биек кырмыска оясы чын мәгънәсендә табигатьнең терәге! Мондый зур ояларда 500 000гә кадәр кырмыска яши ала! Күз алдына китерегез: ярты миллион бөҗәк көне-төне бу катлаулы «шәһәрдә», күп катлы тоннельләр һәм бүлмәләрдә хезмәт куя. Кызыл урман кырмыскалары — урманның чын санитарлары. Бер мондый оя тәүлек эчендә меңләгән корткычны юк итеп, агачларны саклап кала.
Сергей Романов мәктәп укучылары белән дә еш очраша. Укытучылар белән берлектә алар өчен файдалы һәм кызыклы экскурсияләр оештыра. Балаларны табигатьнең искиткеч дөньясы белән якыннанрак таныштыра. Ул үзенең бай тәҗрибәсенә таянып, балаларга урман хуҗалыгы һөнәрләренең үзенчәлекләрен аңлата. Урманны саклау, үстерү һәм аның байлыкларын куллану буенча башкарыла торган эшләр турында сөйли. Мондый экскурсияләр яшь буында табигатькә мәхәббәт тәрбияләүдә, аларны урман хуҗалыгы кебек мөһим өлкәгә җәлеп итүдә зур роль уйный.
Гаиләсе — төп терәк
Кешенең чын кыйммәте аның статусы белән түгел, ә тирә-юньдәге кешеләрнең аңа карашы белән үлчәнә, диләр. Сергей Романовка Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте тапшырылган. Аны якыннары, хезмәттәшләре, авылдашлары бик хөрмәт итә.
— Серёжа үз эшен ярата, һәр агачны, урмандагы һәр сукмакны кадерли. Бу — һөнәр генә түгел, бу — аның тормыш юлы. Ләкин ул урманны гына түгел, безнең гаиләбезне дә саклый. Серёжа әти-әниебез белән яши, аларны тәрбияли, моның өчен аңа аерым рәхмәтлебез. Олы кешеләр янында көн саен булу — бу чын ир-егетләргә хас гамәл, — дип сүзгә кушылды бертуганы Надежда.
Авылдашлары аны беркайчан да ярдәмнән баш тартмый торган, һәркемгә игътибарлы, беркемне дә авыр хәлдә калдырмый торган кеше буларак беләләр. Ә өендә аны язмышы бүләге — сөекле хатыны Светлана һәм кызы Диләрә көтә. Эшнең авырлыгын, урманның мәшәкатьләрен оныттырырлык төп көч чыганагы да — нәкъ менә гаиләсе. Яңа Усы авылында яшәүче бу гаиләнең тормышы чын мәгънәсендә гөрләп тора: хуҗалыкта мал-туар да, умарталык та бар. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, кызлары Диләрә дә әтисенең һөнәренә гашыйк булып, үз язмышын табигать белән бәйләргә карар кылган. Лубян урман-техник колледждының «ландшафт дизайн»ы бүлегендә белем алучы тырыш кыз район стипендиаты. Максаты — шушы авыл җирлегенә эшкә кайту. Туган якның яшел байлыкларын үз тәрбияләренә алып, табигать гүзәллеген һәм байлыгын киләчәк буыннар өчен саклый бу һөнәр ияләре.
— Кешеләрнең табигатькә, урманнарга сак карашы — урман хезмәткәре өчен иң зур бүләк. Шуның өчен урманнарга һәм урман хәзинәләренә сак карыйк, аларны чисталыкта тотыйк! — дип тәмамлады сүзен Сергей Михайлович.
Нет комментариев