Хәбәрләр

Яңа Мәлкәндә балаларның җәйге яллары матур узды

Җәй... Бу сүзне ишетүгә үк күңелләрдә ниндидер бер яктылык, ирек һәм рәхәтлек хисе уяна.

Балалар өчен исә җәйге каникуллар — ул чын бәйрәм, көтеп алынган иң озын һәм истәлекле вакыт. Көннәр буе болыннарда йөгерү, су коену, табигатьнең матурлыгына соклану — болар барысы да балачакның иң кадерле хатирәләре булып кала. Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылында яшәүче балалар өчен дә бу җәй бик мәгънәле һәм күңелле үткән. 


«Аларның яллары тиккә генә узмады: авылның мәдәният йорты балалар өчен чын дуслык үзәгенә әйләнде. Биредә алар бер-берсе белән аралаштылар, төрле кызыклы чараларда һәм спорт ярышларында көч сынаштылар, иҗади сәләтләрен ачтылар. Менә җәйнең соңгы көннәре дә килеп җитте. Мәдәният йортында узган йомгаклау чарасында без актив балаларны грамоталар белән бүләкләдек. Бергәләп җәй буе булган иң кызыклы мизгелләрне искә алдык, күңелле уеннар уйнадык. Балаларга яңа уку елында зур уңышлар, тырышлык һәм яхшы билгеләр теләп калабыз», — дидемәдәният йорты җитәкчесе Светлана Упаева.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев