Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Айбагыр»да журналистика буенча мастер-класс узды

Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан «Мирас-Наследие» лагерының «Айбагыр» сменасында ял итүче балаларга газета чыгару, сайтка язмалар әзерләү, видеолар төшерү серләрен өйрәттек.

Һәр елдагыча, без, «Туганайлар» журналистлары — Фирая Моратова, Фрида Вәлитова, сайт редакторы Алина Кондратьева, социаль челтәрләр редакторы Алиса Әхмәтшина «Айбагыр»га барып, балаларны бердәнбер керәшен газетасы белән якыннан таныштырдык.

Иң беренче эш итеп, Фирая апа «Туганайлар» газетасы, редакция коллективы белән таныштырды. Журналистларның командировкаларга барып язмалар әзерләве, газетаны версткалау турында сөйләде. Керәшен газетасының үзенчәлеге һәр яктагы карендәшләрнең сөйләмен чагылдыру икәнен дә әйтте. Туган телебезне ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау максатыннан, һәр отрядка биремнәр тараттык. 

Биремнәр арасында үз туган телебездә язылган текст эчендә русча бирелгән сүзләрнең керәшенчәсен язуга кагылышлысы бар иде. Шулай ук, кеше исемнәренең керәшенчә әйтелешен белү-белмәүләрен дә тикшердек. Күбесе шәһәр җирендә яшәсә дә, балалар керәшен исемнәрен күп белә икән. Анысына балалардан бигерәк, үзебез шатландык. Тагын бер бирем: кәгазьгә язып, һәр отрядка таратылган иманнарны үз телебездә матур, аңлаешлы итеп әйтү. Сәхнәгә чыгып, Аида Прокопьева, Антонина Максимова һәм Егор Семёнов бер дә каушамыйча, көйләп иман әйттеләр. Зал тулы яшьләр, аларны тын да алмый тыңладык. «Айбагыр»дагы 10-17 яшьлек балаларның осталыгын редакциябез журанлисты, жюри председателе Фрида Вәлитова тишенчә бәяләде.

«Туганайлар»ның социаль челтәрләр редакторы Алиса Әхмәтшина яңалыкларны социаль челтәргә чыгару, видеолар ясау турында сөйләде. «Яңалык ул — футбол тубы кебек. Уенчылар — коллективтагы журналистлар, ә мин менә шул командада вратарь, нападающий. Яңалыкны нинди тизлектә таралуы миңа бәйле. Алай гына да түгел, аны әле кыска да, матур да итеп җиткерергә кирәк», — дип әйтте. Хәзерге тизлек заманында яңалыкларны вакытында урнаштырып бару мөһим шул.

Шуннан соң, балаларга видео ясау буенча биремнәр бирдек. 40 минут эчендә һәр отряд үз «видеогерой»ын табып, аны төшерергә, шул видеоны монтажларга тиеш иде. «Айбагыр»лылар үзләрен журналист буларак сынап карадылар. Һәр отрядның да видеосы эчтәлекле, сыйфатлы һәм, иң мөһиме, мәгънәле иде. Сүз уңаеннан, балаларның ул видеолары алга таба «Туганайлар»ның социаль челтәрендә урнаштырылачак.

Традиция буенча, «Айбагыр» балалары үзләре дә отряд журналлары чыгарганнар. Аларны мастер-класс барышында һәр отрядтан берничә кеше залдагы жюри һәм балалар каршында тәкъдим итте. Арадан берсен генә дә «менә монысы шәп иде», дип аерып әйтеп булмый. 4 отрядның да журналы эчтәлекле. Йокысыз төннәр, күп көч кергәне сизелеп тора. Тик шулай да, урыннар билгеләргә кирәк иде. 

Нәтиҗәдә, «Туганайлар» отряды чыгарган журналга беренче урын бирелде. Креатив, күп мәгълүмат сыйган һәм журнал форматында ясалган.

Икенче урында — «Карендәшләр» һәм «Бер җөрәк» отрядларының журналлары. Икесе дә үзебезчң, чын керәшенчә булган. Керәшен киемнәре турында язмалар, җырулар, отряд тормышы язылган.

«Ырудашлар» отряды журналына 3нче урын бирелде. Анда «Айбагыр» тормышы, анда ял итүче балаларның язмалары, йолдызнамә, кроссворд бирелгән. Санкт-Петербургтан килгән 12 яшьлек Максим Вятскинның үз шәһәрендәге тарихи урыннарны ясаган рәсемнәре дә бар. 

Мастер-класс азагында Фрида Вәлитова һәр отрядка редакция бүләкләрен — «Мирас» китабын, Никифор Тукмачевның «Сандугач үксүе» һәм Георгий Ибушевның «Рәшә чыңы» шигырьләр җыентыкларын тапшырды. Иман әйткән өч балага «Туганайлар» язулы блокнотлар бүләк итте. 
Өч сәгать дәвам иткән мастер-класста "Айбагыр"лылар үзләре өчен күп яңалык белделәр, сәләтләрен күрсәттеләр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Алина Кондратьева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев