Бирдебәктән Татьяна Егорова берүзе 5 маскировка челтәре үргән
Хәбәрләр

Бирдебәктән Татьяна Егорова берүзе 5 маскировка челтәре үргән

Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында яшәүче Татьяна Егорова көндезләрен ул олы юл буендагы кафеда эшли, ә кичләрен маскировка челтәрләре үрә.

Таняның көннәре мәшәкатьле: көндезләрен ул олы юл буендагы кафеда эшли, халыкка хезмәт күрсәтә. Әмма аның төп миссиясе – кичләрен башлана. Җәйге озын кичләрдә, башкалар бакчада мәш килгәндә яки ял иткәндә, Татьяна авыл клубына ашыга. Аның максаты бер – махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын өчен маскировка челтәрләре үрү.

Мәдәният йорты җитәкчесе Евдокия Толстова Таняның тырышлыгына сокланып туя алмый:

«Ул бит үзе килеп баса, тасмаларны кисә, чуклый. «Башкалар ял итсеннәр, бакча эшләре, мал-туарлары күп, мин әле яшь, үзем үрермен», – дип, беркемне дә борчымыйча эшен башкара», – дип сөйли ул.

Татьянаның бу фидакарьлеге сокландыра: ул берүзе генә 3кә 6 метрлы биш челтәрне үреп чыккан. Андый кешеләр булганда, чыннан да, эшләр дә җиңелрәк бара, күңелләрдә өмет тә ныграк яши.

Фото: Е.Толстовадан.

 


Нет комментариев