Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Питрәчнең «Баллы» керәшен егетләре үзара аңлашып эшли

Бүген Бал Спасы билгеләп үтелә. Бу вакытта умартачылар күпләп бал аерта. Халыкта әлеге балны чиркәүгә алып барып аруландыру да сакланган. Элгәре беренче Спаста хәтта ярлы кешеләр дә балдан авыз итәргә тиеш саналган.

Питрәч районының Шихазда авылы кырыенда урнашкан умарталыкта Пётр Колчин, Иосиф Мураткин, Иван Харитонов бер-берсен ярты сүздән аңлап эшлиләр. Бу аларга табышлы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

Шихаздадагы умарталыкка керү белән, үзеңне бөтенләй икенче дөньяда кебек хис итәсең. Монда — чын «патшалык», һәркем үз эше белән мәшгуль. Гөж килеп торган бал кортларының кайберләре нектар эзләп очса, икенчеләре сый тулы "чүлмәк"ләрен кәрәзләргә бушатырга ашыга.

Бал кортлары тынычландыра

Кәвәл авылында туып-үскән Пётр Колчин — үз ыруларындагы умартачыларның өченче буыны. Пётр Иванович авылдашы Ольга белән гаилә корып, 1991 елда Питрәчкә күченәләр. Йорт салып, матур гына яши башлыйлар. Уллары Иван белән Сергейны тәрбияләп үстерәләр. Әмма тормыш һәрвакыт шома гына бармый шул... 2024 елда сөекле хатыны Ольга каты авырудан мәңгелеккә күчә.

Пётр Иванович пластик тәрәзәләр ясау белән шөгыльләнә, ә җәй җиттеме, бөтен күңелен умартачылыкка багышлый. Биредә ул үзенең компаньоннары Иван Харитонов һәм Иосиф Мураткин белән бергә эшли. Пётр Иванович — «Татарстан умартачылары» оешмасы члены. Төрле киңәшмәләрдә катнашып, тәҗрибә уртаклаша. Алар «пасека»сында җитештерелгән балның сыйфаты яхшы. Бәяләрне дә базарныкыннан арттырмыйлар: чәчәк балының литры — 700 сум, 3 литры — 2000 сум. Юкә балының литры — 900 сум, ә 3 литры 2500-3000 сум тирәсе.

— Прополис, перга, бал корты көясе (восковой моль) кебек шифалы продуктлар да әзерлим. Халык арасында бу табигый дәвалану чараларына сорау зур, — ди умартачы. — Бал кортлары янында кеше тынычлана, стресс онытыла. Без, умартачылар аларның һәр хәрәкәтен, һәр үзенчәлеген беләбез.

Умартачылык – яшәү рәвешем

Иосиф Мураткин – Әлбәдән егете. Хәзерге вакытта хатыны  Эльмира, кызлары Эльвина  һәм Ралина белән Питрәчтә үз йортларында яшиләр.

Иосиф Виссарионович мәктәптән соң умартчылыкка укыган.

 – Әлеге һөнәр нәселдән килә, әби-бабаларыбыз умартачылыкны авыр сугыш елларында да саклап кала алганнар. Алабуга милиция мәктәбен тәмамлагач, озак еллар полициядә эшләдем. Эшем җаваплы булса да, хатыным Эльмира ярдәме белән умарталарны да карарга өлгердек, – дип сөйләде отставкадагы подполковник Мураткин.

Иосиф Виссарионович бал кортларының характер үзгәлекләренә, балның тәменә дә тукталды:

– Урта рус токымлы кортлар – усал, Карпат һәм Бакфаст токымнары, киресенчә, тыныч. Без күбрәк шулар белән эшләргә тырышабыз. Кортлар җылы, җилсез көнне ярата. Корт оясын, рамнарны чистартып торырга кирәк. Балны аертканда бал куу җайланмасының да, савытларының да стерильләштерелгән булуы мөһим. Иң тәмле бал турында озак бәхәсләшергә була, кемгәдер әчкелтем карабодай балы ошый, кемдер хуш исле юкә балын сайлый, кайсыберләре тузганак балын сорый. Сыйфатына килгәндә, иң элек бал өлгергән, рамнар көрнәлеп беткән булсын. Чәчәкләрдән җыелган бал, рапс һәм көнбагышныкыннан файдалырак. Балавыз, умарта «сөте», чәчкә серкәсе, перга да алабыз.

Умартачылыкта иң авыры – кырларга пестицидлар сибү. Бу хакта хәбәр ителсә дә, кортларны ябып куеп булмый. Аграрийлар аны сипкәндә, дөрес пропорцияләрдә кулланса, кортлар кырылмас иде. Карендәшебез бу хакта ачынып сөйләде.

– Яшьләр бу һөнәр белән кызыксынмый. Җиңел түгел, эсседә дә эшлисең, корт чагу куркынычы да бар. Күп кешедә аллергия. Быел бал уңышы әйбәт. Үзебездән артканын таныш-белешләр сатып ала. Беренче балны июнь башында аерттык. Ул – тузганак балы, онкология чиренә каршы кулланыла. Июль уртасында юкә балы алдык. 14 августта Бал спасы җитә, аңа кадәр бар балны да аертып бетерәсе була, – дип тәмамлады сүзен Иосиф Мураткин.

Дуслар тәкъдиме белән

Керәшен Сәрдәсендә туып-үскән Иван Харитоновны якташлары яхшы белә. 1990 елны мәктәпне тәмамлагач, ул төзелештә эшли башлый, ә 1996 елны Питрәчтә үз йортын төзеп, гаилә кора. Хатыны Ләйсән белән бергә алар ике кыз һәм бер ул үстергәннәр.

Иван Николаевичның тормышында умартачылык 2014 елда барлыкка килә. Җир кишәрлеге сатып ала. Дуслары Иосиф Мураткин һәм Пётр Колчин авылдагы үз умарталарын Иванның җиренә күчерәләр. Шулай бергәләп, анда чын бал патшалыгы оештыралар.

– Дусларым мине бал кортлары белән эш итәргә өйрәтте, – дип елмаеп искә ала Иван Николаевич.

Иван Харитоновның төп эше умартачылык белән генә чикләнми. Ул – шәхси эшмәкәр. Ике бензовозы белән колхозларга ягулык-майлау материаллары ташый, авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтә.

Питрәч ягындагы умартачылар белән танышкач, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронинаның «бездә тырыш, баллы егетләр шактый» дигән сүзләренең дөреслегенә инандым. Бу җор телле өч карендәшебезнең һәркайсы үз эшенә җаваплы карый. Менә шунда инде ул чын ир-егетнең уңышлы тормыш формуласы.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев