Хәбәрләр

«Тумар» һәм «Казансу» ансамбльләре «Крутушка» этник фестивалендә чыгыш ясадылар

Бу көннәрдә Казан шәһәре, Крутушка бистәсендә XVI Халыкара «Крутушка» этник фестивале узды.. Елдагыча ул бик күп санлы кунакларны, иҗат коллективларын, һөнәрчеләрне кабул итте.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе киңәшчесе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева да катнашты.

«Крутушка» фестивале — Идел буе һәм Татарстан Республикасында уникаль этномәдәни һәм музыкаль вакыйга. Бу — күп кырлы традицион мәдәният дөньясына сәяхәт. Быел фестиваль кысаларында Россия һәм дөнья халыкларының заманча этник музыкасы һәм аутентик фольклоры, милли кухня, мастер-класслар һәм һөнәрчеләр ярминкәсе, арт-проектлар, күргәзмәләр, лекцияләр, балалар программалары, спектакльләр, кинофильмнар һәм мультфильмнар тәкъдим ителде.

Музыкаль юнәлешне төрле милләтләрнең этник мәдәниятен үстерүче сәхнә йолдызлары һәм заманча проектлар тәкъдим итте. Этнографик юнәлеш катнашучылары — Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән үз халкының мәдәниятен саклаучылар һәм таратучылар. «Крутушка» үзенең программасы һәм атмосферасы белән өлкән һәм кече буыннарны берләштерүче гаилә фестивале булып тора.

Бу күркәм чараны оештыручы — «Крутушка» халыкара этник фестиваленең оештыру комитеты рәисе Бикмуллина Лариса Владимировна. Ул һәм аның командасы ел саен Татарстанга кызыклы, һәр халыкның асылын, матурлыгын саклаган коллективларны җыялар. Бу хакта Татар-информ язды.

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Тумар» һәм «Казансу» фольклор ансамбльләре дә әлеге этник фестивальдә чыгыш ясады.

«Тумар» кызлары (җитәкчеләре — Алина Ахметшина) фестивальнең беренче көнен бизәде. Сәхнәдән керәшен җыруларын, думбра моңын гына яңгыратып калмады алар, халыкны керәшенчә биетте дә. 

"Казансу"лар (җитәкчеләре — Павел Александров) шулай ук фестиваль кунакларына үзләренең матур җырларын бүләк итте, керәшеннәрнең түгәрәк җаулыгын бәйләү буенча мастер-класс та күрсәтте.

Фотолар: КРЯШЕН ҖОРТЫ

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев