22 август көнне илебездә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә - бу бәйрәм милли бердәмлекне һәм тарихи традицияләргә тугрылыкны символлаштыра.
Хуҗа Хәсән урта гомуми белем бирү мәктәбе«ндә укучылар өчен әлеге истәлекле датага багышланган «Россия символлары» дип аталган интеллектуаль уен оештырылды.
«Чараны директорның тәрбия эшләре һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек буенча киңәшчесе А. Д. Раззаков үткәрде. Уен барышында балалар илебезнең дәүләт символлары турындагы белемнәрен сынадылар. Аларга берничә турны үтәргә туры килде: триколор төсләренең мәгънәсен аңлату, Россия шәһәрләренең гербларын, дәүләт гимны текстын искә төшерү, шулай ук илебезнең һәр кешесенә таныш булган Россиянең рәсми булмаган символларын атау», – дип хәбәр иттеләр Хуҗа Хәсән мәктәбеннән.
Уенда катнашучылар сорауларга актив җавап бирделәр һәм үз Ватаннары тарихын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Мондый чаралар үсеп килүче буында дәүләт символларына карата хөрмәт һәм үз илең белән горурлану хисләрен тәрбияләргә ярдәм итә.
Фото Хуҗа Хәсән мәктәбеннән.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев