Хәбәрләр

Горшковода узган авыл көнендә карендәшләребез катнашты

Яңа Чишмә районының Ленино авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина Горшковода узган авыл көне бәйрәме турында язды.

Кояшлы көн авыл халкына һәм кунакларга күтәренке кәеф бүләк иткән. Светлана Питеркина барлык җыелучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, авылны үстерүгә керткән өлешләре һәм актив тормыш позицияләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырган.:
Бәйрәмнең чын бизәге булып концерт номерлары булган. 

«Үзләренең дәртле һәм күңелле җыруларын тамашачыларга Зинаида Кондеева, Галина Шишкина, шулай ук „Сүрәкә“ һәм „Околица“ иҗат коллективлары бүләк итте.
Алып баручылар Любовь һәм Светлана кызыклы сценарий әзерләп, Горшково тарихы һәм аның кешеләре турында сөйләделәр. Кунаклар зур кызыксыну белән фотокүргәзмәне карадылар. Кечкенә кунаклар өчен күңелле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләрнең барысын да кайнар хуш исле чәй һәм пылау белән сыйладылар», — диде авыл җирлеге башлыгы.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев