Укроплы соус
Төрледән-төрле

Укроплы соус

Әлеге соус салкын кышта менә дигән витамин чыганагы булып тора.

Аны ясау бик гади һәм түбәндәге ингредиентлар кирәк була: 1 бәйләм укроп, 1 баш сарымсак, ярты чәй кашыгы уылган лимон кабыгы, 1 лимон согы, 100 гр зәйтүн мае, тоз.

Укропны турап, башка ингредиентларга кушыгыз да, барысын бергә блендерда ботка хәленә җиткәнче изегез. Банкаларга тутырып, суыткычта саклагыз.

"Акчарлак" газетасы

Фото: нейросеть


Нет комментариев